Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Барысына да уңайлы булсын өчен

"Доступная среда" республика программасы кысаларында быелның март аеннан бирле 1нче шәһәр урта мәктәбе бинасына реконструкция эшләре бара. Мондый эшләр районның башка мәктәпләрендә дә башкарылган иде. Мәсәлән, элегрәк социаль проект буенча икенче мәктәп бинасына реконструкция ясалды. Сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән эшнең оештырылуын, бинаның заманча таләпләргә җавап бирүен исәпкә алып,...

"Доступная среда" республика программасы кысаларында быелның март аеннан бирле 1нче шәһәр урта мәктәбе бинасына реконструкция эшләре бара.
Мондый эшләр районның башка мәктәпләрендә дә башкарылган иде. Мәсәлән, элегрәк социаль проект буенча икенче мәктәп бинасына реконструкция ясалды. Сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән эшнең оештырылуын, бинаның заманча таләпләргә җавап бирүен исәпкә алып, монда әллә ни күп чыгымнар кирәк булмады.
Ә беренче мәктәптә бөтенләй башка хәл. Бина егерменче гасырның җитмешенче елларында төзелгән, шуңа күрә ишекләрне дә исәпкә алып, беренче катны үзгәртергә туры килде. Бу максаттан республика бюджеты 2 миллион сумга якын акча бүлеп биргән.
Хәзер инде яңа пандус ясау буенча төп эшләр башкарылган, ишекләр киңәйтелгән, бусагалар алынган, кабинетлар, туалет үзгәртеп ясала. Тиздән монда баскыч тоткалары, шулай ук начар ишетә торган балалар өчен мәгълүмат экраны куелачак. Аның ярдәмендә балалар барлык мәктәп хәлләрен белеп торачак. Бизәү эшләрен реконструкциянең ахырында башкару күздә тотылган.
Ремонт эшләрен алып баручы "Мегалит строй" ҖЧҖ төзүчеләре әйтүенчә, планлаштырылган эшләр инде августта ук тәмамланырга тиеш һәм чираттагы уку елын мәктәп яңартылган төстә каршы алачак.
Иң мөһиме, сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикләнгән балаларга яшьтәшләреннән калышмыйча укый алсын өчен барлык шартлар тудырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев