Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Барлык әниләргә багышланды

Әниләр бәйрәме көне алдыннан район Мәдәният йортында иң газиз кешеләребезгә багышланган зур концерт булды.

Концерт башланыр алдыннан бәйрәмгә килүчеләрне район башлыгы Камил Нугаев һәм Татарстан Республикасы Президентының социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе Татьяна Ларионова котлады. Ул безнең районга парламент сайлаулары алдыннан халык алдында чыгыш ясау өчен килде. "Дөньяда һәр кеше өчен әниләрдән дә якын, әниләрдән дә газиз кеше юктыр, - диде Татьяна Петровна,- без аларны борчулардан саклап, шатлык-сөенечләр генә бүләк итсәк иде..."
Концертта күп балалы әниләрне, укытучы-әниләрне, авыллардан килгән әниләрне котладылар. Ә күптән түгел игезәк сабыйлар алып кайткан яшь әниләрне котлау- иң истә кала торган һәм дулкынландыргыч мизгелләр булды. Аларга чәчәкләр һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырдылар.
Чыгыш ясаучылар арасында үзенең иҗади эшчәнлеген яңа башлап җибәрүчеләр дә, тамашачыларга күптән таныш җырчылар һәм биючеләр дә бар иде. Алар барысы да сәхнәдән иң кадерле кешеләребезне бәйрәм белән котладылар.
Рәсемдә: Стелла Марянина шигырь укый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев