Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балыкны кем күбрәк тотты?

Тенишево утраулары янында "Блесна" классы буенча боз астыннан суалчансыз балык тоту буенча традицион ярышлар булды. Иң оста балыкчыны билгеләү өчен бу көнне боз өстенә иллегә якын кеше чыкты, алар арасында Ульяновск өлкәсе һәм Тәтеш районыннан килгән кунаклар да бар иде. Быел ярышта беренче тапкыр хатын-кызларның катнашуын билгеләп үтәргә кирәк -...

Тенишево утраулары янында "Блесна" классы буенча боз астыннан суалчансыз балык тоту буенча традицион ярышлар булды.
Иң оста балыкчыны билгеләү өчен бу көнне боз өстенә иллегә якын кеше чыкты, алар арасында Ульяновск өлкәсе һәм Тәтеш районыннан килгән кунаклар да бар иде. Быел ярышта беренче тапкыр хатын-кызларның катнашуын билгеләп үтәргә кирәк - алар өчәү иде.
Гадәттәгечә, ярышлар ике номинациядә - күпме балык тотылуы һәм кем бозны тизрәк тишүдә ярыштылар. Инде икенче ел рәттән ике сәгать эчендә иң күп балыкны Михаил Гаранин тотты, икенче урынны - Владимир Иванов, өченче урынны Светлана Кривошеева алды. Бозда чокырлар тишү бәйгесендә Юрий Костинга тиңнәр булмады, Михаил Гаранин белән Олег Спаренков аннан азга гына калыштылар.
Призерларга бүләкләр тапшырылды: җиңүче хатын-кызга - плед, ирләргә балыкчы кирәк-яраклары бүләк иттеләр. Традиция буенча, ярыш тәмамлангач барысы да тәмле балык шулпасы белән сыйландылар.
Ярышны "Средневолжрыбвод" ФДБУ ихтиологлары Владимир Храменков һәм Рөстәм Сафиуллин район аучылар җәмгыяте белән берлектә оештырды. Аларга шәхси эшмәкәрләр Сергей Жмур, Владимир Монахов, Александр Якимов һәм "Спас коммуналь челтәрләре" ҖЧҖ директоры Александр Кривошеев ярдәм күрсәтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев