Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балыкларны саклыйк

Балык запасларын саклау һәм арттыру мәсьәләсен хәл итү күбесенчә безнең үзебездән тора.

Владимир Храменков,
"Средневолжрыбвод" федераль дәүләт бюджет учреждениесе ихтиологы.
Ел саен Идел акваториясендә урнашкан безнең шәһәр һәм авыллар янында елның төрле вакытында балыкларны саклау һәм аларның санын арттыруга юнәлдерелгән чаралар үткәрелә. Быел да шулай булды. Мәсәлән соңгы вакытта мондый чаралар Красный Яр тирәсендә үткәрелде, монда төп акваториядән ком белән бүленгән күл бар. Гадәттә, мондый күлләр тирән булмый, аларның төбе нык ләмләнгән, суүсемлекләр аз, суы салкынрак һәм азыклар азрак була. Ягъни, тереклек дөньясы өчен шартлар әйбәт түгел. Ә Куйбышев сусаклагычында суның тирәнлеге кимегән очракта балыкларга бөтенләй юкка чыгу куркынычы яный.
Балыклар еш кына боз астында күпләп үлә. Мондый хәлне булдырмау максатында без бозда махсус тишекләр (майналар) ясыйбыз, алар катмасын өчен өстенә камыш сабаклары салабыз. Бу суга кислород керүне һәм балыкларның исән калуын тәэмин итә.
Быел да сиксәнгә якын майна ясадык. Бу эштә безнең белән инде сигез ел хезмәттәшлек иткән коррекция мәктәбе укучылары нык ярдәм итте.
Әлеге мәктәп һәм Ким мәктәбе базасында "Зәңгәр патруль" отрядлары оештырылды, алар табигатьне саклау чараларына актив кушылалар. Узган яз яшь балыкларны саклап калу, аларның Иделгә чыгуы өчен күл һәм акватория арасында каналлар казырга туры килде.
Моннан тыш, укучылар белән бергә агач ботакларыннан уылдык чәчү урыннары ясыйбыз. Былтыр шундый 1100дән артык "оя" ясадык. Елга буйларында санитария айлыклары үткәрү дә күркәм гадәткә керде, без җыелган чүп-чарларны җыеп, ул тирәне тәртипкә китерәбез.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X