Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балалы гаиләләргә ярдәм

Районның 750дән артык гаиләсе Пенсия фондына Ана (гаилә) капиталы дәүләт сертификатын алу өчен мөрәҗәгать итте. Аларның 614се бу акчадан инде файдаландылар да. Ана капиталын күп гаилә торак шартларын яхшырту өчен тота - 567 гаилә акчаны нәкъ шуның өчен тоткан. Моннан тыш, гаилә капиталын баланы теләсә кайсы мәгариф учреждениесендә укыту һәм...

Районның 750дән артык гаиләсе Пенсия фондына Ана (гаилә) капиталы дәүләт сертификатын алу өчен мөрәҗәгать итте. Аларның 614се бу акчадан инде файдаландылар да.
Ана капиталын күп гаилә торак шартларын яхшырту өчен тота - 567 гаилә акчаны нәкъ шуның өчен тоткан.
Моннан тыш, гаилә капиталын баланы теләсә кайсы мәгариф учреждениесендә укыту һәм яшәтү, шулай ук капитал хуҗасының булачак пенсиясен арттыруга тотарга мөмкин. Мәсәлән, ПФР Идарәсе балаларны мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә баланы йөрткән өчен түләүгә 45 гариза алды.
Балалары булган гаиләләргә бу дәүләт ярдәме программасының кайсы вакытка кадәр гамәлдә булуы белән кызыксынучыларга Пенсия фонды тагын бер тапкыр исенә төшерә: гамәлдәге закон нигезендә, Ана капиталын алу өчен балагыз 2016 елның 31 декабренә кадәр туган яки уллыкка алынган булырга тиеш. Сертификатны алу һәм аның акчасын куллану вакыты чикләнмәгән. Шулай итеп, ел саен үткәрелә торган индексацияне исәпкә алып, Ана капиталына хокукы булган гаиләләргә аны ашыгып тотмасалар да була. Мәсәлән, 2007 елда Ана капиталының суммасы 250 мең сум булса, 2014 елда ул инде 429 мең 408 сум 50 тиен тәшкил итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев