Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балаларны караусыз калдырмагыз

Бу елда гына да Татарстан Республикасында 600гә якын янгын чыккан, 50дән артык кешенең гомере өзелгән. Шуларның 5е - балалар, икесен әти-әниләре ялгыз калдырып киткән булган.

Сергей ШАЛАШОВ,
Спас районы буенча ОНД җитәкчесе.
Янгыннарның күпчелеге балаларның ут белән шаяруы нәтиҗәсендә чыга. Статистика мәгълүматларына күз салсаң, һәр 6-8нче янгын нәкъ менә балаларның гаебе белән килеп чыга икән. Безнең районда да мондый хәлләр булгалый. Соңгы унбиш ел эчендә, мәсәлән, районда ут эчендә калып унике яшьлек кызның гомере өзелде, тугыз яшьлек малайның тәне пеште.
Янгын чыгу сәбәпләрен ачыклаганда, бәхетсезлек очраклары балаларның ут белән саксыз эш итүе, әти-әниләрнең тиешле контроль булдырмавы аркасында килеп чыга, дигән фикергә киләсең. Моңа өстәп, өлкәннәрнең дә янгын чыгу куркынычы кагыйдәләрен санга сукмавы турында әйтергә кирәк.
Гадәттә, балалар өйдә үзләре генә калганда, күбрәк мөстәкыйльлеккә омтыла. Бу хакта да онытмаска кирәк. Аларны фатир яки бүлмәдә бикләп калдыру аеруча зур куркыныч тудыра. Янгын чыга калса, алар урамга яки ишегалдына чыга алмаячак. Балалар ут телләре һәм төтеннән куркып шкафка, карават, өстәл асларына, бүлмә почмакларына кереп кача. Гадәттән тыш хәл була калса, аларны тиз генә эзләп таба алмыйсың.
Балаларның үзләрен генә караучысыз калдыруның никадәр куркыныч булуын зурлар онытмасын иде. Бәхетсезлек очраклары килеп чыкмасын өчен шырпы, зажигалка, башка ут кабызу җайланмаларын балалар таба алмаслык урынга куярга кирәк. Моннан тыш, балалар белән даими рәвештә әңгәмәләр үткәрү, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен аңлату да бик файдалы.
Бераз олырак балаларга тормыш-көнкүрештә дә, шулай ук гомуми белем бирү учреждениеләрендә булганда, табигать кочагына чыкканда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өлкәннәр белән бертигез дәрәҗәдә үтәргә кирәклеген кат-кат искәртегез. Мәсәлән, урманда, төрле типтагы корылма территориясе янәшәсендә учак ягу, янып торган мичне, казаннарны караучысыз калдыру, төзек булмаган электр приборларыннан файдалануның никадәр куркыныч тудыруын беркайчан онытмаска кирәк. Янгынны сүндерүгә караганда кисәтү җиңелрәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев