Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балаларга ярдәм итик

"Рассвет" Социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре сүзенә караганда, үткән ел район үзәк хастаханәсенең балалар бүлегендә шактый вакыт тиешле ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган өч яшькә кадәрле 9 бала яшәгән.

Гамәлдәге закон нигезендә, гадәттә балаларны анда опека, балалар хокукын яклау,социаль яклау органнары, балигъ булмаганнар эше буенча комиссия билгели. Суд карары буенча ике бала гаиләгә кире кайтарылган, тагын ике баланың әниләре ана хокукыннан мәхрүм ителгән, аларны туганнары опекунлыкка алган. Биш бала суд карар чыгарганчы Казан шәһәрендәге махсус балалар йортында яши.
Бу балаларның язмышы бик тә кызганыч. Ни аяныч, төрле сәбәпләр белән үз ата-аналары тарафыннан ташланган балалар бик тә күп.
Мәсәлән, хәзерге вакытта үзәк хастаханәнең балалар бүлегендә өч яшькә кадәрле ике бала яши. Аларның язмышын суд хәл итәчәк, ә хәзер бу балаларга уенчыклар һәм киемнәр белән ярдәм итәргә мөмкин. Әйберләрне Социаль хезмәт күрсәтү үзәгенә китерергә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев