Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балаларга шатлык өләшүчеләр

"Чайка" балалар социаль приютында тәрбияләнүче балаларга Яңа ел алдыннан шактый бүләкләр тапшырдылар.

Иң беренче чиратта монда бинаның түбәсен яптылар, бүлмәләрдә ремонт үткәрделәр.
Иганәчеләрнең даими ярдәме нәтиҗәсендә йомшак җиһаз алып куйдылар, уенчыклар, төрле уеннар, китаплар, дисклар сатып алынды. Ләкин балаларны иң сокландырганы - зур аквариум булды, алар аны көннәр буе карарга әзер.
Бүләкләрне Конституция суды, Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы коллективлары, ТР Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин, КФХ җитәкчесе Ринат Низамов бирде. Моннан тыш, балаларны тагын бер күңелле сюрприз көтә иде - аларны Казан шәһәренә Президент чыршысына чакырдылар һәм төрле-төрле бүләкләр тапшырдылар.
Яңа ел бәйрәмнәре үтте, хәзер приют үзенең гадәти тормышы белән яши. Балалар белән шөгыльләнү, социаль реабилитация, психологик, көнкүреш, хокукый ярдәм күрсәтү - боларның барысы да приют хезмәткәрләренең игътибар үзәгендә тора. Психолог, педагоглар, медицина хезмәткәре, хезмәт инструкторы кергән махсус оештырылган төркем килеп чыккан проблемаларны хәл итә.
Кыскасы, чараларның барысы да авыр хәлдә калган балалар тормышына ямь өстәү, аларның үсешенә уңай йогынты ясауга юнәлдерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев