Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балага ярдәм иттеләр

Спас район суды белән 1нче суд участогы коллективлары бер көнлек хезмәт хакларын үзләренең хезмәттәше хисабына күчерделәр. Моның турыда безгә суд администраторы Владимир Табакаев хәбәр итте. Илдар Садриев Казан шәһәре Вахитов районында судья ярдәмчесе булып эшли. Аның 1998 елда туган улы Ислам каты авырый, табиблар аңа " кискен миелобластлы лейкоз" дигән...

Спас район суды белән 1нче суд участогы коллективлары бер көнлек хезмәт хакларын үзләренең хезмәттәше хисабына күчерделәр.
Моның турыда безгә суд администраторы Владимир Табакаев хәбәр итте. Илдар Садриев Казан шәһәре Вахитов районында судья ярдәмчесе булып эшли. Аның 1998 елда туган улы Ислам каты авырый, табиблар аңа " кискен миелобластлы лейкоз" дигән диагноз куйганнар. Бу хәйрия акчасы баланы дәвалауга аз булса да ярдәм итәр.
Бу изге эштә катнашып, Садриевлар гаиләсенә акчалата ярдәм күрсәтергә теләгән кешеләр район судының http://spassky.tat.sud.ru Интернет- сайтына кереп, акча күчерү өчен банк реквизитларын таба алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев