Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балачак дөньясы – бәхет һәм шатлык иле

Мәдәният йорты, Балалар иҗат йорты һәм белем бирү -сәламәтләндерү үзәге хезмәткәрләре шимбә көнне балалар өчен чын бәйрәм оештырдылар. Бәйрәм балаларны һәм өлкәннәрне берләштерде. Башта барысы да Мәдәният йортында җыелып, программасына җырлар, биюләр, шигырьләр, акробатик этюдлар кергән зур концерт карадылар. Һәр чыгышны тамашачылар кайнар алкышларга күмде. Район башлыгы Камил Нугаев, мәгълүмат-методика...

Мәдәният йорты, Балалар иҗат йорты һәм белем бирү -сәламәтләндерү үзәге хезмәткәрләре шимбә көнне балалар өчен чын бәйрәм оештырдылар.
Бәйрәм балаларны һәм өлкәннәрне берләштерде. Башта барысы да Мәдәният йортында җыелып, программасына җырлар, биюләр, шигырьләр, акробатик этюдлар кергән зур концерт карадылар. Һәр чыгышны тамашачылар кайнар алкышларга күмде.
Район башлыгы Камил Нугаев, мәгълүмат-методика үзәге директоры Наталья Журавлева яшь гражданнарны Балалар көне белән ихлас котладылар һәм тынычлык, бәхетле балачак теләделәр.
Аннары асфальтта рәсем ясау һәм "Имин җәй" конкурслары, спорт ярышлары башланып китте. Яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге тарафыннан тапшырылган бүләкләр балаларның кәефен тагын да күтәрде.
Бәйрәм кинотеатрда яраткан мультфильмнарны карау белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев