Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Авыл хуҗалыгы җирләрен бүлеп бирү тәртибендәге үзгәрешләр

Җир өлешен бүлеп бирү (выдел в счёт доли) - авыл хуҗалыгы җир участокларының кадастр тармагында иң авыр эшләрнең берсе. Гамәлдәге актларга закон чыгаручылар нинди үзгәрешләр керткән һәм милек өлеше хуҗаларына ниләр көтәргә? Газета укучыларны Законның яңа таләпләре белән Татарстан Республикасы "Кадастр палатасы" ФБУ директоры урынбасары Алинә Камәретдинова таныштыра.

- Икътисад һәм үсеш министрлыгының 03.08.2011 елда чыккан "Җир участокларын межалау проекты таләпләрен раслау турында"гы №388 боерыгы нигезендә, 2011 елның 4 октябреннән җир өлеше хисабына авыл хуҗалыгы җирләрен бүлеп бирүнең яңа тәртибе гамәлгә керде. Бу кадастр учёты органына межалау проектын тапшырганнан соң гына җир өлешен бүлеп бирергә мөмкин булуын аңлатамы?
- Юк, җир өлеше исәбенә бүлеп бирелгән җир участогын кадастр исәбенә кую өчен кадастр палатасына межалау планының төп нөсхәсен һәм межалау проектының расланган күчермәсен китерергә кирәк. Күчермәгә җирле үзидарә органы яки нотариус кул куя ала.
- Межа проектларын кем һәм ничек рәсмиләштерә?
- Межа планы кебек үк, межа проектын кадастр инженеры хәзерли. Моның өчен заказчы (ул теләсә кем булырга мөмкин), кадастр инженеры белән килешү төзи. Бу килешүдә түләү, планны ясау сроклары һәм башка шартлар билгеләнә.Тагын бер нәрсә - гамәлдәге закон межалау проектын хәзерләү срокларын билгеләми.
Межалау проектында җир өлешенә хокукны билгеләүче документларда күрсәтелгән мәгълүматлар нигезендә бүлеп бирелә торган җир участогының мәйданы, кайда урнашуы билгеләнә.
- Сезнеңчә ничек, авыл хуҗалыгы җирләрен бүлеп бирү тәртибе нык үзгәрдеме?
- Әйе, аның тәртибе шактый үзгәрде. Алда әйтеп үтелгәнчә, хәзер җир участогын бүлеп бирү өчен заказчы кадастр инженеры белән межалау проектын хәзерләү турында килешү төзергә тиеш. Аннары ул гомуми җыелыш яки җир өлеше хуҗасы карары нигезендә раслана. Әгәр җир участогы гомуми җыелыш карары һәм бу җыелыш раслаган межалау проекты нигезендә барлыкка килсә, җир участогының зурлыгы һәм аның чикләре турында килешү кирәкми. Кадастр инженеры җир участогы хуҗаларына, заказчыга, җирле үзидарә органы вәкиленә межалау проектын раслаганчы 30 көн алдан аның белән танышырга мөмкинлек бирә. Моның өчен кадастр инженеры милек хокукы хуҗаларына межалау проекты белән таныштыру үткәрүнең урыны һәм аның тәртибе турында хәбәр җибәрә, яисә бу хәбәр массакүләм чараларында бастырып чыгарыла.
Билгеләнгән көнне җыелыш үткәрелә. Хәзер милек хуҗаларының гомуми җыелышында җирле үзидарә органнары вәкиле катнашырга, ул межалау проектына кул куярга тиеш - бу яңа нәрсә. Бүлеп бирелгән җир участокларының урыны һәм мәйданы буенча каршы килүчеләр булмаса, җыелышта җир өлешен бүлүчеләрнең 20 проценттан артыгы катнашса, җыелыш үткәрелгән һәм межалау проекты расланган булып санала.
Межалау проектының расланган күчермәсе җирле үзидарә органында сакланырга тиеш. Аннары расланган межалау проекты нигезендә, кадастр инженеры кадастр эшләрен үткәрә һәм межалау планын хәзерли.
- Сез межалау проектын гомуми җыелыш кына түгел, җир хуҗасы да раслый ала, дидегез. Бу очракта документларны нинди тәртиптә рәсмиләштерергә кирәк?
- Межалау проекты һәм җир хуҗаларының исемлеге җыелышта катнашучылар тарафыннан расланмаган һәм бу мәсьәлә буенча гомуми җыелыш карары булмаган очракта, җир участогын бүлергә теләүче кеше кадастр инженеры белән җир участогын межалау турында килешүне үзлегеннән төзи ала. Тик мондый проект җир милкенең башка хуҗалары белән килешенгән булырга тиеш. Бу очракта кадастр инженеры җирле үзидарә органына һәм җир милкенең башка хуҗаларына хәбәрне почта буенча җибәрә яки массакүләм чараларында җир участогының урыны һәм мәйданы турындагы килешүне бастырып чыгара. Хәбәрдә күрсәтелгән адрес буенча 30 көн эчендә каршы килүләр булмаса, межалау проекты расланган булып санала. Аннары межалау планы хәзерләнә, кадастр учётына кую өчен документлар кадастр палатасына тапшырыла.
Шулай итеп, элек гамәлдәге таләпләрдән аермалы буларак, хәзер җир өлешен бүлеп алырга теләгән кешегә гомуми җыелыш үткәрүнең кирәге юк.
- Җир милкенең башка хуҗалары яки җирле үзидарә органнары вәкилләре арасында каршы килүчеләр булса, нишләргә?
- Нигезле каршы килүләр язма рәвештә кадастр учёты органына, шулай ук межалау проектына өстәмәләр кертү өчен кадастр инженерына җибәрелә. Килешеп булмаса, җир турында бәхәс суд аркылы хәл ителә.
- Безнең укучыларыбызга нинди теләкләрегез бар?
- Кадастр учётына кую өчен кадастр палатасына беренче межалау проектлары тапшырыла башлады. Эш барышында, әлбәттә, кадастр инженерларының ялгышлары чыгачак, ләкин тиздән аларның саны бермә-бер кимергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев