Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Ана - бөек исем...

Узган якшәмбе көнне Мәдәният йортында Аналар көненә багышлап үткәрелгән концертка шактый халык җыелган иде.

Программага кертелгән чыгышлар аша артистлар җир йөзендәге иң газиз кешегә - әнигә булган иң җылы хисләрен, олы хөрмәтен ачып бирергә тырыштылар. Бу кичәдә ныклык, батырлык, чын ана мәхәббәте үрнәге күрсәткән хатын-кызларны сәламләделәр. Алар арасында инвалид балалар тәрбияләүче, күп балалы аналар бар иде. Уллары Кораллы Көчләр сафында хезмәт иткән аналар да игътибар үзәгендә булды. Игезәк балалар тәрбияләгән әниләр хөрмәтенә дә җылы сүзләр күп әйтелде. Шулай итеп, бәйрәмне оештыручылар олы ихтирамга лаек барлык хатын-кызларны да билгеләп үтәргә тырыштылар.
Тамашачыларның көчле алкышлары астында аналарга чәчәкләр, бүләкләр тапшырылды, ә үзешчән артистлар аларга үзләренең иҗат җимешләрен бүләк иттеләр.
Мәсәлән, "Короткое замыкание" ирләр вокаль төркеме башкаруындагы җырлар барысының да күңеленә хуш килде. Иң яшь башкаручы Стелла Марянина чыгышын да тамашачы җылы каршылады. Анастасия Пенькова һәм Юлия Никитина, инглиз телендә җыр башкаручы Дарья Зуйкова да көчле алкышларга лаек булдылар. Ольга Лобанова, Маргарита Пензина, Евгений Кременсков, Валентина Малова, Ольга һәм Елена Белоглазовалар һәм башка үзешчәннәр дә әниләрне чын күңелдән котладылар. Бәйрәмдә моңлы җырлар дәртле биюләр белән үрелеп барды.
Район башлыгы Камил Нугаев барлык хатын-кызларны Аналар көне белән ихлас котлап, хатын-кызларның җәмгыятьтә уйнаган зур ролен ассызыклап үтте һәм барлык аналарга да нык сәламәтлек, бәхет, балалар тәрбияләүдә зур уңышлар теләде.
Владимир Корнилов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев