Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Алдан ук чарасын күрергә кирәк

Пионер урамындагы йортта яшәүчеләр. Быел кыш озак килде. Кар да күп булды, аеруча февраль-март айларында туктаусыз яуды. Шәһәрдә карны чистартып торсалар да, проблемаларның беткәне юк. Мәсәлән, безгә иртә белән чистартылган юлга чыгу өчен балалар белән бергә биек кар көртләреннән сикерергә туры килә. Ә юлда бит машиналар йөреп тора... Бу кар...

Пионер урамындагы йортта яшәүчеләр.
Быел кыш озак килде. Кар да күп булды, аеруча февраль-март айларында туктаусыз яуды. Шәһәрдә карны чистартып торсалар да, проблемаларның беткәне юк.
Мәсәлән, безгә иртә белән чистартылган юлга чыгу өчен балалар белән бергә биек кар көртләреннән сикерергә туры килә. Ә юлда бит машиналар йөреп тора...
Бу кар өемнәрен чистарту җиңел түгел, үз йортларында яшәүче өлкән яшьтәге кешеләргә икеләтә кыенга туры килә. Ләкин өйдә бикләнеп утырып булмый бит, чыгып чистартырга туры килә. Кар күп булганда юлның ике ягына өеп куймыйча, зур шәһәрләрдәге кебек, читкә чыгарырга кирәк. Бу очракта кар эрегәндә дә проблемалар азрак булачак.
Күпфатирлы йортларның ишек алларына да кар тутырды. Мәсәлән, безнең йортта күбесенчә өлкән яшьтәге кешеләр яши, аларга теләсә кайсы вакытта медицина ярдәме кирәк булырга мөмкин. Кышын ишек алдына машина керә алмый, подъездлардан сарайларга һәм урамга тар гына сукмаклар ясалган. Ә янгын чыга калса нишләргә? Язын кар эри башлагач, хәлләр бөтенләй мөшкелләнә.
Кышын кар каплап киткән тротуарлар турында да әйтеп үтмичә булмый. Бездә Шеронов урамындагы участокны гына бераз чистартып торалар. Кешеләр машина юлыннан йөрергә мәҗбүр булалар. Сүз дә юк, бу шактый куркыныч хәл.
Иң куркынычы-юлдан балалар да йөрергә мәҗбүр. Алар олылар кебек, сакланып кына йөрергә күнекмәгән, бер-берсе белән төртешеп, шаярышып йөгерәләр, куышалар. Ярый ла, ике яктан да килгән машиналарны күреп, юл биреп өлгерсәләр, ә булмаса... Шуңа күрә бу эш өчен җаваплы кешеләр дә, җитәкчеләр дә аны ныклы контроль астына алсыннар иде.
Ярар, бу кыш үтеп бара, ләкин кыш тагын киләчәк. Чара күрелмәсә, барысы да яңадан башланачак. Бәлки, бу мәсьәлә турында алдан кайгыртып, вакытында хәл итеп куярга кирәктер?
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев