Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Алда – коену сезоны

Безнең районда халык күпләп җыелып ял итә торган һәм шул ук вакытта аларның тормышы һәм сәламәтлеге өчен куркыныч тудырган су объектлары шактый. Су буенда ял иткәндә нинди куркынычсызлык чаралары күрергә кирәклеге турында районның Госпожнадзор җитәкчесе Владимир Савельев сөйли.

- Коену сезоны башланып, балалар җәйге каникулга чыккач, су объектларында кешеләрнең иминлеге проблемасы аеруча зур әһәмияткә ия була башлый. Елдан-ел бу чорда районда фаҗигаләр булып, анда кешеләрнең гомере өзелә. Мәсәлән, узган елгы коену сезонында бер кеше батып үлде.
Суга батуның төп сәбәпләре - суда үзеңне тоту кагыйдәләрен сакламау, начар физик хәзерлек, исерек килеш коену, шулай ук ата-аналарның балалары иминлегенә битараф булуы. Бәхетсезлекне булдырмый калу өчен нинди кагыйдәләрне үтәргә кирәк соң?
Беренче чиратта үзегез өчен таныш булмаган һәм коенырга ярамаган сулыкларда коенудан сакланыгыз. Шулай ук бер ялгызың, исерек килеш суга керергә, төбе таныш булмаган урыннарда чумарга, чикли торган билгеләрдән эчкәрәк йөзеп керергә һәм алар өстенә менәргә ярамый. Моторлы, җилкәнле суднолар, ишкәкле көймәләр, баржалар янына йөзеп килергә дә ярамый - бу бик куркыныч. Шулай ук иптәшләрегезне ярдан, вышкалардан, трамплиннан суга төртеп төшерергә, артык каты туңарга яки җылынырга, балаларны яр буенда караусыз калдырырга ярамый.
Үзегез күрәсез - бу кагыйдәләр бик гади, тик шулай да аларны сакламау нәтиҗәсендә фаҗига килеп чыгарга мөмкин.
Су объектларында кешеләрнең иминлеген, тормышын һәм сәламәтлеген шулай ук башкарма хакимият һәм җирле үзидарә органнары да кайгыртырга тиеш. Болар барысы да район башкарма комитеты каршындагы гадәттән тыш хәлләрне булдырмый калу һәм юк итү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышында билгеләп үтелде. Шулай ук кешеләрнең суда үлемен булдырмый калуга юнәлдерелгән чаралар да билгеләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев