Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Алар монда игътибар үзәгендә

    Өлкән яшьтәгеләр һәм инвалидлар йорты быел үзенең унбиш еллыгын билгеләп үтә. Бу дәвердә җитәкчеләр дә алышынды, учреждение структурасы да үзгәрде... Ләкин язмыш кушуы белән шушы йортка килеп эләккән кешеләр турында кайгырту гына үзгәрешсез калды.

    Александр Федонин,
    Өлкәннәр йорты директоры.
    Унбиш ел эчендә интернат-йортта эшләүче хезмәткәрләребез кулы аша башкалар ярдәменә мохтаҗ булган өч йөздән артык кеше үтте. Буш урыннар булса, шәһәрдәге өлкәннәр йортына безнең районнан гына түгел, республиканың башка урыннарыннан да ярдәмгә мохтаҗ олы яшьтәге кешеләрне җибәрәләр. Бездә алар өчен яхшы шартлар тудырылган.
    Интернат-йортта социаль-көнкүреш, медицина, психологик, хокук һәм башка хезмәтләр күрсәтелә. Учреждениегә автономияле статус исеме бирелгәннән соң халыкка хезмәт күрсәтү мөмкинлекләребез артты. Мәсәлән, медицина эшчәнлегенә лицензия алгач, интернат-йорт хәзер шоферларны рейс алдыннан тикшереп чыгару өчен һәр оешма белән килешү төзи ала.
    Кирәк вакытта интернат-йортта яшәмәгән кешеләрнең гаризасы буенча да хезмәт күрсәтелә, моны күп кеше белеп тә бетермидер. Тормыш булгач, төрле хәлләр килеп чыга. Мәсәлән, сезне озак вакытка командировкага җибәрәләр яки ялга китәргә җыенасыз, ә өлкән яшьтәге әбиегезне кем белән калдырырга белмисез. Бу очракта сез интернат-йортка килеп гариза яза аласыз. Монда сезнең белән билгеле бер вакытка аны интернатка урнаштыру турында килешү төзеләчәк. Бу максатлар өчен бездә махсус җиһазландырылган бик уңайлы аерым бүлмә бар. Аларга монда зур игътибар күрсәтелә. Бу хезмәттән инде берничә кеше файдаланды һәм барысы да канәгать калды.
    Шулай ук интернатта яшәмәгән пенсионерлар табиб билгеләгән стационар дәвалау курсы үтү өчен гариза яза алалар.
    Өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләргә хезмәт күрсәтүче персонал бик игътибарлы булырга тырыша. Биредә күпләр авырулардан савыгып, физик һәм рухи яктан ныгыйлар. Мария Степановна Покровская, Анна Васильевна Золина бездә интернат ачылганнан бирле яши, алар әле дә үзләрен яхшы хис итәләр. Санитарка Гөлфия Гыйниятуллина, бухгалтер Альбина Шалаева, сестра-хозяйка Валентина Лаишевская, фельдшер Татьяна Ефимова өлкәннәргә барлык шартларны тудыру өчен хәлләреннән килгәннең барысын да эшлиләр.
    Бездә әледән-әле төрле чаралар оештырыла. Укучылар килеп өлкәннәр алдында концерт куялар, китапханә хезмәткәрләре яңа китаплар,башка төрле кызыклы темалар буенча әңгәмә оештыралар. Мондый вакытта зал тулы була. Арада китап, газета-журналлар укырга яратучылар да аз түгел, алар кичләрен телевизор янына җыелалар. Тапшыруларны карап кына калмыйлар, фикер алышалар, үз фикерләрен яклап бәхәсләшәләр.
    Интернат-йорт алар өчен инде икенче туган йортка әверелгән. Бинаны төзекләндерү, бердәм коллектив булдыру өчен бу урында 14 ел эшләгән элеккеге директорыбыз Евгений Александрович Ховронин да күп көч куйды. Ул бүген лаеклы ялда булса да, хезмәттәшләре турында онытмый, даими килеп тора, киңәшләре белән ярдәм итә.
    Ә агымдагы ремонттан соң бүлмәләр тагын да ямьләнеп китәр. Чисталык, тәртип һәр кешегә яшәү дәрте өсти, күңелләрне күтәреп җибәрә.
    Безнең интернат-йорт шәһәрнең нәкъ үзәгендә урнашкан. Җәй җитүгә аның тирә-ягы яшеллеккә күмелә, йорт каршындагы клумбаларда матур чәчәкләр үсә, хезмәткәрләребез аны гел карап, чүбен утап, су сибеп торалар. Зур булмаса да, өлкәннәргә ял итү өчен бакчабыз бар, яз көне сирень агачлары шау чәчәккә күмелә. Монда уңайлы скәмияләр ясап куелган, җәйге матур көннәрдә өлкәннәр шунда чыгып ял итәләр, рәхәтләнеп сөйләшеп утыралар.
    Үзәктә булганлыктан, кибетләр дә якын гына. Ветераннарыбызның теләгән әйберләрен сатып алу мөмкинлеге бар.
    Кыскасы, Өлкәннәр йорты үзенең көндәлек мәшәкатьләре белән яши, һәркайдагы кебек монда да тормыш кайнап тора.

    Теги: ДИПИ
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: