Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Алар батырлыгына лаек булыйк

Быел Бөек Җиңүнең 67 еллыгы билгеләп үтәбез. Бу уңайдан Спас муниципаль районы башлыгы Камил Нугаев халыкны бәйрәм белән котлады.

Кадерле райондашлар!
Хөрмәтле Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм тыл хезмәтчәннәре!
Район Советы, аның башкарма комитеты исеменнән, шәхсән үзем сезне бөтен халык бәйрәме белән ихластан котлыйм!
1945 елның 9 Мае илебез елъязмасына зур тантана, азатлык бәйрәме булып кереп калды. Бу бәйрәм фашизмны җиңгән һәм Европа халыкларын азат иткән ветераннарга мәңгелек дан булды һәм ул һәр буын кешесенә якын, кадерле.
Майның бу көннәрендә без Җиңү өчен үз гомерләрен корбан иткән һәм тылда көнне-төнгә ялгап эшләгән батырларга дан җырлыйбыз. Авыр сугыш елларында нык торган, утлы фронт юлларыннан Берлинга һәм Эльбага барып җиткән әтиләребезнең, бабаларыбызның батырлыгы - үлемсез. Безнең якташларыбыз да сугышта зур батырлыклар күрсәттеләр һәм аларның исеменәре мәңгеләштерелгән. Хәзер ветераннарыбызга зур игътибар күрсәтелә. Сугышта катнашучылар һәм һәлак булганнарның гаиләләре яхшы торак белән тәэмин ителде.
Алар киләчәктә дә көндәлек кайгыртучанлык күреп яшәрләр.
Фашизмны Җиңү - бөтен кешелек дөньясы өчен зур сабак. Кораллы бәрелешләр кабынып торганлыктан, сугышны булдырмау өчен без барысын да эшләргә тиеш. Җиңү яулаган батырларыбыз какшамас бердәмлек, рухи ныклык, кыюлык үрнәкләре күрсәттеләр. Без аларга лаек булырга, тынычлыкны сакларга, үзебезнең хезмәтебез белән җиңүчеләр данын тагын да югары күтәрергә тиеш.
Бөтен район халкын Бөек Җиңү бәйрәме белән котлап, иминлек, нык сәламәтлек, озын гомер, тынычлык телим.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: котлау

2
X