Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Ак мәчеттән азан ишетелә...

Барча мөселман дөньясы өчен изге ай - Рамазан ае тәмамлану хөрмәтенә Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгының Ак мәчетендә зур бәйрәм намазы укылды.

Тәлгат ҖАМАЛЕТДИНОВ

Мәчет имамы Руслан хәзрәт Фәрхетдинов республика районнарыннан, илебезнең кайбер төбәкләреннән килгән дин кардәшләребезгә мөрәҗәгать итеп, аларның барысын да Ураза бәйрәме белән ихластан котлады, гыйбрәтле вәгазь сөйләде, изге Корьәннән сүрәләр укыды. Милләттәшләребезгә шулай ук бәйрәм уңаеннан район башлыгы Камил Нугаев, тантанага махсус килгән Татарстан Республикасы Дәүләт Советының законлылык, хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Рафил Ногманов, экология, табигый байлыклардан файдалану, агропромышленность һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Ринат Гайзатуллин, Россия ислам университеты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин да котлауларын ирештерделәр.

- Борынгы Болгар - мөселманнарның изге урыны, - диде Рәфыйк Мөхәммәтша улы. - Болгарда Россия мөселманнарының зур проектларын тормышка ашырыла башлавы да зур әһәмияткә ия. Бәйрәм белән сезне, милләттәшләребез! Мохтаҗларга хәлдән килгән кадәр ярдәм итегез, бүләкләр өләшегез, бер-берегезне гафу итегез...

Казаннан килгән кунаклар үзләренең чыгышларында ислам диненең тынычлык дине булуын, башка милләтләрнең динен, традицияләре, йолалары һәм гореф-гадәтләрен ихтирам итүен ассызыкладылар. Иртәнге намаз вакытында милләттәшләребез кыйбла ягына карап дога кылганда җиребездә тынычлык һәм иминлек булуын, гаепсез кешеләрнең кан коелуы туктавын, төрле милләт кешеләренең туганнар кебек дус яшәвен теләделәр. Аларның барча теләкләре кабул булсын!

Районның башка авылларында да бәйрәм намазлары укыдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев