Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

2013 елның 1 мартыннан күчемсез милек хокукларын теркәү кагыйдәләре үзгәрде

1 марттан, 2012 елның 30 декабрендә кабул ителгән №302-ФЗ "Россия Федерациясе беренче Гражданнар кодексының 1, 2, 3, һәм 4нче бүлекләренә үзгәрешләр кертү турында" федераль законның үз көченә керүе нәтиҗәсендә, дәүләт теркәвен үтү кагыйдәләре үзгәрде. Бу көннән башлап, күчемсез милекне читләштерү (отчуждение) буенча килешүләргә мәҗбүри дәүләт теркәве бетерелә.

Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенең Спас бүлеге җитәкчесе Гөлнара Сафиуллина аңлатканча, 1 марттан күчемсез милекне бүләк итү, торак (фатирлар, бүлмәләр, шәхси торак йортлар) һәм милек комплексы буларак предприятиеләрне сату-сатып алу килешүләре, шулай ук рента килешүләре (милекне читләштерүне күздә тоткан) һәм кешене үлгәнче карап тору килешүләре хәзер дәүләт теркәвен үтәргә тиеш түгел.
Шул ук вакытта килешүләрне теркәү турында таләпләр үзгәрү күчемсез милек хокукларын теркәү бурычын бетерми, аларны элеккечә үк теркәргә кирәк була.
Гөлнара Сафиуллина билгеләп үткәнчә, бу таләпләр 01.03.2013 елдан башлап төзелгән килешүләргә генә кагыла. 01.03.2013 елга кадәр килешүләрне теркәгән гражданнарга да борчылырга урын юк: аларның килешүләре үз көчендә кала һәм өстәмә гамәлләр башкаруны таләп итми.
Мәҗбүри теркәүне бетерү, беренче чиратта, теркәү өчен дәүләт пошлинасын түләүдә шактый экономия ясарга мөмкинлек бирә (гражданнар арасындагы килешүләр өчен - 1000 сум, оешмалар арасында 15000 сум түләргә кирәк иде).
Гөлнара Сафиуллина билгеләп үткәнчә, моннан тыш, бу закон аренда килешүләренә дәүләт теркәвен бетерүне дә күздә тоткан булган. Тик 06.03.2013 елда үз көченә кергән "Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү һәм Россия Федерациясенең кайбер закон актлары положениеләрен гамәлдән чыккан дип табу турында" федераль закон нигезендә, бу көннән башлап, бер елдан кимрәк срокка төзелгән күчемсез милек (җир участоклары, биналар, корылмалар, бүлмәләр) аренда килешүләре дәүләт теркәвен үтәргә тиеш.
Күчемсез милеккә ипотека килешүләре, шулай ук милектә өлешчә катнашу (долевое участие) килешүләренә дәүләт теркәве элекке тәртиптә үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев