Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Юл билгеләрен һәркем белергә тиеш...

Күптән түгел Балалар иҗат йортында "Имин тәгәрмәч" хәрәкәтенең яшь инспекторлар район конкурсы булды. Анда районның ун мәктәп командасы катнашты.

Марина Зайцева
Урамда имин йөрү күнекмәләрен пропагандалау һәм балаларның юлларда имгәнүләрен профилактикалауга хәзер аеруча зур әһәмият бирелә башлады. Конкурсны оештырган ЮХИДИ һәм мәгариф бүлеге хезмәткәрләре нәкъ шушы максатны күздә тотты.
Иң беренче алар конкурста катнашучыларның өй эшләрен тикшерделәр. Командалар юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү турында сөйләгән презентация әзерләгәннәр.
Беренче шәһәр урта мәктәбе укучылары "Красная Шапочка" әкияте буенча эшләнгән спектакль куйдылар. Алар бүренең урманнан чыгып, ничек итеп зур шәһәргә эләгүен, биредә аңа светофор белән юл билгеләренең ярдәмгә килүен күрсәттеләр.
Полянка мәктәбе укучылары үзләренең презентациясендә тизлекне арттырмаска, юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнергә, балаларның иминлеге турында кайгыртырга өндәгән лозунглар һәм чакырулар язып килгәннәр. Никольски мәктәбе укучыларының да өндәмәләре эчтәлекле язылган иде. Ә Иске Рәҗәп мәктәбе укучыларының барлык лозунглары һәм өндәмәләре башкалардан аерылып торды һәм юмор хисе белән сугарылган иде.
Конкурс ахырында командаларга шартлы каршылыклар полосасын - җәяүлеләр юлын, тротуарны, машина юлын, велосипедта борылма юлны үтәргә туры килде. Кайберәүләр бу дистанцияне югары тизлектә, штрафсыз гына үтә алмады, финишка барыбер барысы да килеп җитте.
Нәтиҗәдә гомуми зачетта Өчкүл мәктәбе командасы җиңүче дип табылды (җитәкчесе Надежда Борискина), икенче һәм өченче урыннарга шәһәрнең икенче (Галина Дербенева) һәм беренче (Татьяна Козлова) шәһәр мәктәбе командалары чыкты.
Презентация әзерләгән өчен призерлар исемлегенә шәһәрнең беренче, икенче һәм Полянка мәктәбе командалары керде.
Шәхси зачетта Иске Рәҗәптән Алия Сәмигуллина һәм Илназ Каюмовка тиңнәр булмады, икенче урынны - Эмилия Склеренко (Никольск) һәм Андрей Феоктистов (икенче мәктәп), өченче урынны Полянкадан Мария Баширова һәм Рузил Сафиуллин алды. Ашыгыч ярдәм күрсәтү нигезләрен иң яхшы белүчеләр булып - Анна Новикова һәм Олег Захаров (1нче мәктәп) табылды, ә велоэстафетада Шадин Маркарян һәм Юстина Танкина (2нче мәктәп) иң яхшы нәтиҗә күрсәттеләр.
Компьютер тестында иң күп баллны Дмитрий Шеронов (Өчкүл) һәм Алия Сәмигуллина (Иске Рәҗәп) җыйды, Кирилл Гусев һәм Ирина Лазутина (1нче мәктәп), Андрей Феоктистов һәм Анастасия Терехова (2нче мәктәп), Алия Мәүлетова һәм Марсель Рәхимов (Тукай), Рузил Сафиуллин һәм Мария Баширова (Полянка), Ранель Таҗиев (Өчкүл), Эмилия Склеренко (Никольск) да яхшы нәтиҗә күрсәттеләр.
Бу көнне призерлар гына түгел, ярышта катнашучы башка укучылар да Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләреннән бүләкләр алдылар. Аерым алганда, җиңүгә омтылулары өчен коррекция мәктәп-интернаты укучылары билгеләп үтелде. Шәһәр мәктәбеннән Геннадий Давыдов һәм Марина Хворонова Мактау грамотасына һәм бүләкләргә лаек булдылар, бу укучылары ТР ЮХИДИ бүлеге тарафыннан үткәрелгән район һәм республика ярышларында берничә тапкыр безнең район исеменнән чыгыш ясадылар.
Балалар иҗат йортына юл хәрәкәте иминлеген пропагандалауда актив эшләве өчен офис техникасы тапшырылды.
Бу конкурс анда катнашкан укучыларның үзләренә киләчәктә бик файдалы булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев