Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Йөрәк җылысын — балаларга

Нина Христофорова - олы хөрмәт һәм ихтирам казанган педагогларның берсе. Үз эшен яратып, күңел җылысы белән башкаручы олы җанлы бу кеше алдында баш иясе килә.

Светлана ЩЕРБАКОВА,
Бураково мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары.
Нина Васильевна Христофорованың педагогик осталыгын бернинди разряд һәм квалификация белән бәяләп булмый. Ходай аны бу җиргә укытучы булыр өчен яраткан.
1973 елда мәктәпне тәмамлаган кыз укытучы булу турындагы хыялын тормышка ашыру өчен Тәтеш педагогия училищесына укырга керә. Кулына диплом алып чыккач, Бураково мәктәбенә эшкә кайта, югары белем алу максаты белән читтән торып Казан педагогия институтына укырга керә. Күп еллар балаларга аң-белем, тәрбия бирүче педагогны бүген һич ике-ләнмичә коллективның терәге дияргә мөмкин.
Пролетар язучы Максим Горькийның һәр бала күңелендә күзгә күренми торган кыллар бар, әгәр шуларга оста кул белән кагылсаң, бу кыллар кабатланмый торган матур тавыш чыгара, дип әйткән сүзләре бар. Нина Васильевна да әлеге кылларны таба белә. Мәктәптә эшләү елларында ул Бураково балаларының берничә буынын армый-талмый мөстәкыйль тормышка әзерләгән. Аның элеккеге укучылары бүген төрле тармакларда намуслы хезмәт итәләр, укытучы апаларын әле дә рәхмәт сүзләре әйтеп искә алалар. Рус теле һәм әдәбияты дәресләрендә алган белем күп кенә егет кызларга тормышта үз урыннарын табарга ярдәм иткән.
Нина Васильевна һөнәри конкурсларда, үз фәне буенча проектларда катнаша. 2011 елда ул "Безнең иң яхшы укытучыбыз" грантына лаек булды. Шунысын да әйтергә кирәк, аның укучылары арасында рус теле буенча уздырылган тест нәтиҗәләре республикадагы уртача күрсәткечтән зуррак була. Узган ел исә унберенче сыйныф укучыларына БДИ тапшырганда район буенча әйбәт баллар куелды.
Нина Васильевнаның һәр эш көне сәгатьләргә һәм минутларга бүленгән. Дәресләрдән тыш әле тагын педсоветлар, төрле киңәшмәләр, ата-аналар җыелышлары уздыра, балалар белән чаралар оештыра. Боларның барысы да күп вакыт таләп итә. Әле бит аның йорттагы мәшәкатьләре дә җитәрлек. Нина Васильевна барысына да өлгерә, ул педагог һәм остаз гына түгел, бер дигән хуҗабикә, барысы турында чын йөрәгеннән кайгыртучы ана да әле. Ире белән бергә бер кыз һәм ул тәрбияләп үстерделәр, инде оныклары да үсеп килә.
Балаларга белем һәм тәрбия бирүдәге намуслы хезмәте өчен Нина Васильевна Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде, хезмәт ветераны исемен йөртә. Шулай да, укытучы өчен иң зур бүләк - ул укучыларының хөрмәте һәм мәхәббәте. Ветеран педагогның ата-аналар арасында да абруе зур. Үз эшен яратып һәм җиренә җиткереп башкаручы кеше генә ихтирам яулый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев