Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Яшь талантлар безгә еш килә

Күптән түгел Балалар сәнгать мәктәбенең концерт залында "Россиянең яшь талантлары борынгы Болгар җирендә" икенче фестиваль булды. Фестиваль программасына мастер-класслар һәм халыкара конкурс лауреатлары концерты кертелгән иде.

Бу Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Мәскәү шәһәренең "Мастер-класс" сәнгать мәктәбе проекты. Әлеге проектны тормышка ашыруда район һәм шәһәр җитәкчелеге дә актив ярдәм итә. Шунысын әйтергә кирәк, бу Россиянең яшь талантларына булышлык итүне күздә тоткан проектның бер өлеше генә. "ЗЕНИТ" банкы төркеменең бөтен илдәге, шул исәптән Татарстандагы "Мастер-класс" иҗат мәктәбенә хәйрия ярдәме күрсәтүе дә күп нәрсә турында сөйли. Бездә үткән "Россиянең яшь талантлары борынгы Болгар җирендә" фестивале - әлеге иҗат проекты кысаларында үткәрелгән өченче чара. Оештыручылар барлык концерт, фестиваль, мастер-классларны бушлай уздыра.
Зур танылу алган тәҗрибәле артистларның безнең шәһәребездә чыгыш ясавы үсеп килүче яшь буынны рухи яктан тәрбияләүдә нинди әһәмиятле роль уйнавын әйтеп һәм аңлатып торуның кирәге юк. Залда яңгыраган скрипка, концерт рояле, домра, балалайка, аккордеон, заманча башка уен коралларының тере тавышын ишетү - үзе генә дә ни тора. Тамашачыларның Елена Кузнецова, Ирина Чепижная һәм Клавдия Тарабринаның башкару осталыгы һәркемне таң калдырды. Клавдия Тарабрина, мәсәлән, уникаль музыка уен коралы - санлы аккордеонда уйнап тамашачыларны гаҗәпләндерде.
Концерт залы тулы иде, тамашачылар арасында балалар һәм яшүсмерләрнең күп булуы да сөендерде. Чын сәнгать белән очрашуның алар күңелендә онытылмас тәэсир калдыруына шикләнмәскә мөмкин.
Залдагы мактаулы кунаклар арасында район башлыгы Камил Нугаев, ТР Мәдәният министрлыгының мәдәният һәм сәнгать уку йортлары республика методик Үзәге директоры Татьяна Фель һәм башкалар бар иде.
Балалар сәнгать мәктәбенең укытучылар коллективы, укучылар һәм аларның әти-әниләре "Мастер-класс" иҗат мәктәбе һәм аның генераль директоры А.Петросян белән киләчәктә дә хезмәттәшлекнең дәвам итәчәгенә ышаныч белдерделәр. 21 майда әлеге коллектив "Балалар борынгы Болгар җирендә" музыка марафонына килергә җыена.
Рәсемнәрдә: Ирина Чепижная һәм Клавдия Тарабрина чыгышы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев