Яшь географлар ярышты
Балалар иҗат йорты базасында узган “Нәрсә? Кайда? Кайчан?” муниципаль чемпионаты тулысынча “География” темасына багышланды. Уенда Болгардагы санаторий мәктәп-интернатның “Аризона” командасы җиңүче булды.
Мәктәптә география фәнен популярлаштыру максатын күздә тотып оештырылган чарада 54 укучы катнашты. Тест сорауларын Рус география җәмгыятенең республика бүлеге әзерләгән иде.
Чемпионат нәтиҗәләре буенча икенче урынга шәһәрдәге икенче урта мәктәпнең “Первопроходцы” командасы чыкты. Өченче урыннарны Иске Рәҗәп, Ким һәм Полянка мәктәпләре бүлеште.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев