Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Вакытын да, көчен дә кызганмый

Рәдинә Галәветдинова, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Укытучы! Һәр кешенең хатирәләре, шатлык-борчулары, беренче дулкынланулары нәкъ менә мәктәп һәм укытучы белән бәйле. Беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып, бала белән янәшәдә аның укытучысы атлый. Бүген галим дә, ташчы да, иген үстерүче дә аның олы исеме алдында баш ия, чөнки...

Рәдинә Галәветдинова,
тәрбия эшләре буенча
директор урынбасары
Укытучы! Һәр кешенең хатирәләре, шатлык-борчулары, беренче дулкынланулары нәкъ менә мәктәп һәм укытучы белән бәйле. Беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып, бала белән янәшәдә аның укытучысы атлый. Бүген галим дә, ташчы да, иген үстерүче дә аның олы исеме алдында баш ия, чөнки теләсә нинди һөнәргә юл башы укытучының фидакарь хезмәте белән салына. Ә бит укытучы булу җиңел түгел. Чын мөгаллим булыр өчен гомер буе укырга, өйрәнергә, тәрбияле, һәръяктан үрнәк булырга, иң мөһиме - балаларны яратырга кирәк.
Ямбакты урта гомумбелем бирү мәктәбе укытучысы Гөлчәчәк Гафурбай кызы Сафина әнә шундый укытучыларның берсе. Ул тирән белемле, үз фәненең нечкәлекләрен балаларга аңлатучы, беренче категорияле укытучы.
Гөлчәчәк 17 яшеннән үк мәктәптә эшли башлый. 11 сыйныфны тәмамлагач, Көек мәктәбендә физика, химия фәнен укыта. Яшь кыз кыенлыклар алдында каушап калмый, куелган максатына кыю атлый. 1995 елда читтән торып Казан дәүләт педагогия университетына укырга керә. Ямбакты егете Фәнис Васыйл улы белән гаилә корып җибәргәч, авылга кайтып пионервожатый булып мәктәпкә эшкә урнаша. Бу вазыйфада озак эшләргә туры килми, 1 сыйныфка укучылар кабул итеп ала. Һәрвакыт ачык йөзле, таләпчән, эчкерсез һәм тыйнак укытучыны балалар шунда ук үз итәләр.
Гөлчәчәк Гафурбай кызы 2007 елдан математика фәнен укыта башлый. Укучылар аның һәр дәресен яратып, көтеп алалар. "Гөлчәчәк апаның дәресләре бик кыска тоела, үтеп киткәне сизелми дә. Чөнки ул аларны файдалы да, мавыктыргыч та итеп төзи белә. Һәр теманы җентекләп аңлата. Авырракларын безгә аңлашылганчы, йөз тапкыр аңлатырга да риза ул. Безне: "Бу тема буенча сораулар имтиханнарда еш очрый, шуңа күрә аңлап калыгыз" -, дип һәрчак кисәтеп торды. Быел имтихан бирәсе елыбыз булганга күрә, укытучыбыз вакытын да, көчен дә кызганмады, диләр 11 сыйныфукучылары." Укытучы тырышлыгы аркасында аның укучылары район һәм республика күләмендә яхшы нәтиҗәләргә ирешәләр.
Укытучының ата-аналар арасында да абруе зур. Ул алардан бары тик рәхмәт сүзләре генә ишетә.
Гөлчәчәк Гафурбай кызы балаларда белемгә омтылыш уяту өчен төрле яңа алымнар кулланып дәресләр үткәрә, төн йокыларын калдырып дәфтәрләр тикшерә, шәхси мәнфәгатьләрен читкә куеп, мәктәптән тыш чаралар уздыра, үз белемен күтәрү өстендә эшли, коллегалары белән тәҗрибә уртаклаша.Шул ук вакытта укыту һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары вазыйфасын да башкара.
Ә гаиләсендә Гөлчәчәк яраткан әни дә әле. Кызы Диләрә төрле конкурс, фестивальләрдә лаеклы урыннар алып әнисен шатландырып кына тора. Ә улы Данис бер дә апасыннан калышмый. Яхшы билгеләргә генә укый. Бик матур җырлый.
Коллегабызны яңа уку елы башлану белән котлыйбыз. Аңа гаилә бәхете, авыр хезмәтендә уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев