Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Урта мәктәпкә – утыз ел

Узган атнаның шимбә көнендә Полянка урта мәктәбендә иртәдән бәйрәм рухы сизелеп торды. Биредә урта мәктәп ачылуга утыз ел тулуга багышланган тантана булды.

1983 елның сентябренә кадәр авыл мәктәбе әле сигез еллык кына иде. Аннары ирле-хатынлы Владимир һәм Евдокия Левушкиннарның (Владимир - элекке "Полянка" совхозы директоры, Евдокия - мәктәп директоры) тырышлыгы белән мәктәпкә урта мәктәп статусы бирелә.

Утыз ел дәверендә булган үзгәрешләр турында мәктәпнең стена газетасында барысы да ачык чагылдырылган. Кунаклар урта мәктәптә беренче мәртәбә яңгыраган кыңгырау бәйрәмендә төшерелгән фоторәсемне кызыксынып карадылар, мәктәп музеена оештырылган экскурсия барышында авыл тарихы, аның танылган кешеләре, сугыш һәм хезмәт ветераннары, укучыларның ирешкән казанышлары белән таныштылар. Мәктәпне 1988 елда тәмамлаган Сергей Маркелов бүгенге мәктәп белән авыл тормышын күрсәтеп бирүче видеофильм төшереп, аны оста итеп монтажлаган. Кунакларга бүләк итеп видеодисклар тапшырылды, алар арасында район башлыгы Камил Нугаев, мәгариф бүлеге җитәкчесе Александр Ермилин, мәгълүмат-методика үзәге методисты Маргарита Маркова, күршедәге авылларның мәктәп директорлары бар иде. Кунаклар да буш кул белән килмәгәннәр, алар мәктәпкә мультимедия проекторы, компьютер, сәгать һәм башка бүләкләр тапшырдылар. Төрле елларда шушы мәктәптә белем алган Рөстәм һәм Фәридә Холмирзоевлар, Ләйсән Миннетуллина, Наталья Кузьмина әзерләгән музыкаль котлаулар күпләр өчен көтелмәгән сюрприз булды дияргә мөмкин.

Соңыннан кунакларны бәйрәм табынына чакырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юбилей Полянка урта мәктәбе утыз ел