Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Укучылары – аның горурлыгы

Укытучы һөнәре - җир йөзендә иң изге эшләрнең берсе, чөнки аңа балалар язмышы ышанып тапшырылган һәм үсеп килүче буынның киләчәк тормышы аның ничек эшләвенә дә бәйле. Татьяна Зуйкова, рус теле һәм әдәбияты укытучысы. Минемчә, сабыр булган, балаларны чын күңелдән яраткан кеше генә чын укытучы була ала. Әлбәттә, моннан тыш, ул...

Укытучы һөнәре - җир йөзендә иң изге эшләрнең берсе, чөнки аңа балалар язмышы ышанып тапшырылган һәм үсеп килүче буынның киләчәк тормышы аның ничек эшләвенә дә бәйле.
Татьяна Зуйкова,
рус теле һәм әдәбияты укытучысы.
Минемчә, сабыр булган, балаларны чын күңелдән яраткан кеше генә чын укытучы була ала. Әлбәттә, моннан тыш, ул белемле, үз фәнен камил белгән кеше булырга тиеш. Инде егерме биш ел укытучы булып эшләүче башлангыч класслар укытучысы Гөлсирә Минтаһир кызы Бухалова - нәкъ шундый педагогларның берсе.
Кечкенәдән үк укытучы булырга хыялланган кыз мәктәпне тәмамлагач, Казан педагогия училищесына укырга керә. Аны уңышлы гына бетергәч, ике ел Ржавец авылындагы башлангыч мәктәптә эшли, ә 1989 елдан бирле Гөлсирә Минтаһир кызы санаторий мәктәп-интернатында башлангыч класслар укытучысы.
Тәҗрибәсе булмаган белгечкә башта авыр булса да, аңа тәҗрибәле остазлары ярдәмгә килә. Алевтина Михайловна Гончарук, Нина Васильевна Порутчикова, Надежда Николаевна Деманова һәм башка хезмәттәшләрен ул әле дә рәхмәт хисе белән искә ала.
2005 елда Гөлсирә Минтаһир кызы институт тәмамлый. Бүгенге көндә аның турында тәҗрибәле, сәләтле, үз эшен яратып башкаручы укытучы дип бер икеләнмичә әйтергә була. Ул укучыларга гына түгел, үзенә дә югары таләпләр куя. Һөнәри осталыгын камилләштерү максатында төрле конкурсларда катнаша, хезмәттәшләре белән тәҗрибә уртаклаша. Мәсәлән, 2011 елда "Безнең иң яхшы укытучыбыз" грантына дәгъва итүчеләр конкурсында җиңеп чыгып, коллективта беренчеләрдән булып яңа мәгариф стандартлары буенча белем бирүгә күчкән.
Гөлсирә Минтаһир кызы үткәргән дәресләр эчтәлекле һәм кызыклы ягы белән аерылып тора. Балаларга белем бирү авыр хезмәт, ә үз фәнеңә карата мәхәббәт уяту икеләтә авыр. Гөлсирә Минтаһир кызы укучыларны фикерли белергә өйрәтә, иҗади сәләтләрен үстерергә тырыша.
Боларның барысы да уңай нәтиҗәләр бирә.
Укучылары да укытучының йөзенә кызыллык китермәскә тырышалар. Алар берничә тапкыр фән олимпиадаларында, район, республика, хәтта Бөтенроссия дәрәҗәсендәге конкурсларда җиңеп чыктылар.
Гөлсирә Минтаһир кызы алты чыгарылыш ясаган. Беренче укучылары күптән үсеп җитсәләр дә, укытучылары әле дә аларның тормышы белән кызыксынып тора, аларның уңышларына чын күңелдән сөенә. Бүгенге көндә ул икенче класс укучыларына белем бирә. Моннан тыш, Гөлсирә Минтаһир кызы тәрбия эше буенча директор урынбасары вазифасын башкара. Оештыру сәләтенә ия булган, коллективка яңа идеяләр тәкъдим итеп, эшен уңышлы алып барган укытучыны дүрт ел элек бу урынга юкка гына сайлап куймаганнардыр. Балалар безнең мәктәптә тәүлек буе яши, шуңа күрә аларга тәрбия бирү мәсьәләсе игътибар үзәгендә тора.
Коллективның бердәм тырышлыгы сизелерлек уңышка ирешергә ярдәм итте. Мәктәпкә "Сәламәтлеккә ярдәм иткән алтын дәрәҗәдәге мәктәп" квалификациясе бирелде. 2011 елда коллективларның тәрбия системасы буенча Бөтенроссия конкурсында мәктәп - беренче урынга, ә "Сөйкемле Шүрәле" республика иҗади конкурсында икенче урынга лаек булды. Монда һәр укытучы һәм тәрбияченең, шул исәптән Гөлсирә Минтаһир кызының да, өлеше бар.
Аның озак еллык намуслы хезмәте ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Мактау грамотасы белән билгеләп үтелгән. Ләкин аның өчен укучыларның, ата-аналарның, коллективның ихтирамы берни белән дә чагыштыра алмаслык бүләк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев