Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Уеннар аша танышу

"Болгар" балалар лагерында оештырылган "Свет Радонежа" православие профильле сменада берничә тарихи бәрелешне күрсәттеләр.

Владимир КОРНИЛОВ
Инде бишенче ел мондый сменалар Изге Авраамий чиркәве инициативасы буенча оештырыла. Быел сменада 90нан артык бала ял итә. Башка чаралардан тыш аларның тарихны өйрәнеп, кайбер вакыйгаларга реконструкция ясаулары бары тик мактауга гына лаек. Алдарак балалар Боз өстендәге сугышка реконструкция ясаган булсалар, узган дүшәмбедә Корфу крепостен алу уенында катнаштылар.
Бу тарихи вакыйга 1799 елның 18-20 февральдә була. Адмирал Федор Ушаков командалык иткән берләштерелгән рус-төрек флоты, Урта диңгезнең Ионика утрауларында урнашкан, барлык замандашларының фикеренчә, бик көчле ныгытылган крепостька кораблардагы артиллерия һәм десант булып коры җиргә төшкән диңгезчеләр көче белән һөҗүм итә. Моңа кадәр корабларның диңгездән крепостьларга һөҗүм итү очраклары булмаган. Тик адмирал Ушаков бу бурычны уңышлы башкарып чыгып, беренче чиратта, бөтен Европаны гаҗәпкә калдырса, икенче чиратта, Россия диңгезчеләрнең батырлыгы соклану уята. Ике көн барган сугышлардан соң Корфу гарнизоны белән командалык иткән Наполеон генералы Шабо җиңүчеләргә бирелә һәм гарнизон өстендә җиңүчеләр флагы - Андрей флагы күтәрелә. Нәтиҗәдә Ионика утраулары һәм греклар тулысынча французлардан азат ителә.
Җитәкчеләре Михаил Баландин, Максим Волков, Сергий атакай һәм башкалар ярдәме белән лагерьда ял итүче балалар менә шушы вакыйгаларны яңарттылар. Чара башланыр алдыннан аларны район башлыгы Камил Нугаев сәламләде. Ул сменаны оештыручыларга үсеп килүче буынга патриотик һәм рухи тәрбия биргән өчен рәхмәт әйтеп, барысына да нык сәламәтлек, уңышлар һәм файдалы ял итүләрен теләде.
Реконструкция үзе дә бик мавыктыргыч тамаша булды. Башта Идел буенда сугышның беренче этабы - Ушаков гаскәрләренең Видо утравы бастионнарын штурмлавы булды, аннары Корфу крепостенең үзен "штурмладылар". Башта, чынбарлыктагы кебек, крепость гарнизоны "Ушаков гаскәрләренең" берничә атакасын кире какса да, аннары барыбер крепостька бәреп кереп, дошманның флагын кулга төшерергә һәм аның урынына үз байрагын эләргә мөмкин булды. Бәрелеш беткәннән соң традиция буенча теге һәм бу як "гаскәрләре" дуслашып, "дошманнар" юкка чыкты, бөтен җирдә бары тик күңелле көлү авазлары гына яңгырап торды. Алда исә балаларны яңа реконструкцияләр көтә.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X