Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Туган яктан читкә китмәгез...

Спас тармак технологияләре техникумы студентлары кая эшкә урнашу турында уйлана башладылар.

Һәр ел техникум автомобиль транспортын ремонтлау һәм аңа техник хезмәт күрсәтү осталары, җәмәгать туклануы технологлары, кунакханә хезмәте, бухгалтер кебек дистәләгән белгеч укытып чыгара. Тик Болгарда барыбер эшче кадрларга кытлык сизелә. Уку йортын тәмамлаган яшьләр кая китә соң?

Реклама

Быел 55 студент техникумны тәмамлау турында дипломнар алды. Алар арасында өчесе кызыл дипломга лаек булды. Сәламәтлеге чикле унбиш студентка да олы тормышка юллама бирелде.
Безнең укучылар федераль стандартлар буенча белем алалар, төрле проектларда, фәнни олимпиадаларда һәм конференцияләрдә, һөнәри конкурсларда, хәтта WorldSkills эшче һөнәрләре халыкара конкурсында да актив катнашалар. Бар да әйбәт кебек, тик укуны тәмамлагач, кая эшкә урнаша соң алар? Нишләп туган шәһәрдән читкә китүне өстенрәк күрәләр? Ә бит бүгенге көндә хезмәт базарында, шул исәптән Спас районында да, эшче һөнәрләргә шактый кытлык сизелә.
Мәшгульлек үзәге белгечләре әйтүенчә, техникум тәмамлаган студентлар аларга еш мөрәҗәгать итми. Ә бит моннан шактый файда булыр иде, чөнки мәшгульлек үзәгендә квалификацияне күтәрү, башка һөнәргә өйрәтү буенча программалар уңышлы эшләп килә. Эшкә урнаштыруда да ярдәм итә алырлар иде. Моның өчен кадрлар гына булсын. 
Ә техникумны тәмамлаучылар арасында лаеклылар күп. Активистлар да, иҗатны үз итүчеләр дә җитәрлек.
– Бүген техникумнан гади студентлар гына китми. Күпме кызыклы чараларны бергәләп оештырган ярдәмчеләрем китә! – ди педагог-оештыручы Егор Васильев. – Һәр эшне ышанып тапшырырлык егет-кызлар укыды бездә. Туган якларда калып, техникумда алган белемнәрен Спас районында куллана алсалар, бик тә әйбәт булыр иде!
Студентлар арасында Болгарда калырга теләүчеләрнең дә булуы сөендерә. Мәсәлән, кунакханә хезмәте буенча яшь белгеч Ирина Трофимова югары белем алып, туган якларына әйләнеп кайтырга җыена.
– Районда туризм алга җибәрелә, шуңа күрә кунакханә хезмәткәрләренә дә ихтыяҗ булырга тиеш, – дип өметләнә Ирина.
Автомеханик һөнәрен алып чыккан Евгений Грызунов үзенә эш эзли башлаган. Шәһәрдә калып, тәҗрибә тупларга, аннары исә башка мөмкинлекләрне сынап карарга җыена.
Ә менә Рифат Кадыйров инде эш  табып өлгергән. 
– Җәмәгать туклануы технологына укыдым, диплом алгач та Болгар музей-тыюлыгында җәмәгать туклану нокталарының берсендә эшли башлыйм, – дип сөйли Рифат. – Яраткан һөнәрем белән шөгыльләнәм. Минемчә, пешекче һөнәренә ихтыяҗ беркайчан да бетмәячәк, шуңа күрә армия хезмәтеннән соң да туган шәһәремдә калырмын, дип уйлыйм.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев