Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Толстой исемендәге конференция

Җиңүчеләр дип Мария Чегодаева (Антоновка мәктәбе, "Сказочница из Бездны" иншасы), Гөлнара Сабирова (2нче мәктәп, Толстойның "Война и мир" романы буенча тикшерү эше), Гөлназ Садыйкова (Урта Йорткүл мәктәбе, "Дверь в волшебный мир" иншасы) һәм Дарья Егорова (Никольск мәктәбе, "Письмо в пустоту" шигыре) табылды.

Призёрлар исемлегенә Көек мәктәбеннән Булат Хәлиуллин, 1нче шәһәр урта мәктәбеннән Ольга Гаврилина, Анастасия Андриянова һәм Илья Гусев, 2нче мәктәптән Надежда Беляева белән Рузалия Салихова, Никольск мәктәбеннән Дарья Ковалёва, Ким мәктәбеннән Мария Тихомирова, Бураководан Ләйсән Вәлиева, кадет мәктәбеннән Анастасия Поймалова, Полянкадан Наталья Кузьмина, Вожи мәктәбеннән Михаил Бобков та кертелгән.
Ә барлыгы бу конференциянең муниципаль этабына районның 16 мәктәбеннән 30 эш җибәрелде. Үзләренең тикшерүләрендә укучылар төрле әдәби жанрлар кулланып эш иткәннәр һәм үзенчәлекле темалар сайлаганнар. Аларның конкурс эшләре нигезенә Пушкин, Казаков, Цветаева, Аксёнов, Распутин, Ахмадуллина, Каверин кебек язучыларның иҗаты алынган.
Шунысы игътибарга лаек, укучылар югарыда телгә алынган язучыларның әсәрләренә җентекле анализ ясау белән бергә, әдәби геройларның эчке характерын, тойгы - кичерешләрен дә тулы итеп чагылдырырга тырышкан.
Җиңүче һәм призёрларга мәгариф бүлеге грамоталары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конференция

2
X