Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Теләгән һөнәрне сайларга була...

"Киләчәккә билет" республика ведомствоара мәктәп иншалары конкурсының муниципаль этабына нәтиҗәләр ясалды.

Чара халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, ТР мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан укучылар арасында эшче һәм инженер һөнәрләренең популярлыгын арттыру, республика предприятиеләренә белгечләрне җәлеп итү максатында үткәрелде.
Быел конкурста русча белем биргән унөч мәктәптән унҗиде укучы һәм татар мәктәпләреннән ике укучы катнашты. Беренче төркемнең күбесе "Минем булачак һөнәрем" һәм "Хезмәт кешесе" номинациясен сайлаганнар. Ә шигырь белән язылган бер эш "Минем киләчәгем - минем кулда" номинациясенә туры килә. Үз эшләрендә укучылар үзләштерергә теләгән һөнәрләре, теге яки бу тармакта хезмәт куйган таныш-белешләре, туганнары турында мөмкин булганча кызыграк язарга тырышканнар, үзләренең киләчәге турында гына түгел, тулаем илнең, республиканың, районның киләчәге турында фикер йөрткәннәр.
Сайлау критерийлары бик кырыс булганга күрә, жюри беренче урыннарны беркемгә дә бирмәскә булды. 7-8 класслар арасында "Хезмәт кешесе" номинациясендә икенче урынны "У меня растут года..." иншасын язган Вожи төп мәктәбе укучысы Михаил Бобков алды. Өченче урынга "Иң мөһиме - кешеләргә кирәк" иншасы белән беренче шәһәр мәктәбеннән Анастасия Кобенячкина чыкты.
Шул ук яшь категориясендә "Минем булачак һөнәрем" номинациясендә икенче урын Ким урта мәктәбе укучысы Алёна Романовага бирелде (иншасы да шундый ук исем белән). 9-11 класс укучылары арасында икенче шәһәр мәктәбе укучысы Эльза Мөхәммәтова һәм аның "Минем хыялымдагы һөнәр" иншасы өченче урынга чыкты.
Иске Рәҗәп урта мәктәбе укучысы Алмаз Зыятдинов "Юрист буласым килә" иншасы өчен шулай ук өченче урынга лаек булды.
Конкурста катнашучылар Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр, ә Михаил Бобков белән Эльза Мөхәммәтованың эшләре конкурсның республика этабында катнашу өчен җибәрелде.
Конкурста катнашучыларның иң лаеклы эшләрен хәзерләүгә җитәкчелек иткән рус теле һәм әдәбияты укытучылары Нина Ермошина, Наталья Теймурова, Надежда Лукашина, Наталья Мөхетдинова, Флюра Гарәфетдиновага мәгариф бүлеге линиясе буенча рәхмәт белдерелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев