Татарстан укучылары өчен каникуллар графигы билгеләнде
Көзге каникулга укучылар 1нче ноябрьдә чыгачак.
ТР Мәгариф министрлыгы яңа уку елына каникуллар графигын билгеләде.
Аның нигезендә, көзге каникуллар 1 ноябрьдә башланып, 7 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Кышкы каникулга укучылар 29 декабрьдә чыгып, мәктәпкә 12 гыйнварда барачак. Ә беренче класс укучыларын 7 февральдән 13 февральгә кадәр өстәмә каникуллар көтә. Язгы каникул 28 марттан 5 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
Җәйге каникул исә гадәттәгечә 1 июньнән башланып, 31 августта тәмамлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев