Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Табигатьне саклап, үткәннәрне өйрәнәләр

Шәһәрдәге 1нче урта мәктәп базасында яшь экологлар һәм туган якны өйрәнүчеләрнең "Җир-ана" дигән зона фәнни-практик конференциясе булды. Аны Балалар иҗат йорты оештырды. Конференция эшендә ТР Экология һәм табигый байлыклардан файдалану министрлыгының баш киңәшчесе Елена Гыйльмиҗанова, шулай ук Спас һәм Әлки районнары укучылары арасында экология һәм туган якны өйрәнү буенча конкурсларда...

Шәһәрдәге 1нче урта мәктәп базасында яшь экологлар һәм туган якны өйрәнүчеләрнең "Җир-ана" дигән зона фәнни-практик конференциясе булды. Аны Балалар иҗат йорты оештырды.
Конференция эшендә ТР Экология һәм табигый байлыклардан файдалану министрлыгының баш киңәшчесе Елена Гыйльмиҗанова, шулай ук Спас һәм Әлки районнары укучылары арасында экология һәм туган якны өйрәнү буенча конкурсларда җиңеп чыгучылар һәм призерлар катнашты. Көек мәктәбеннән Ләлә Садретдинова, Иж-Борискинодан Анастасия Бондаренко, Чуаш Кичүеннән Ксения Будкина, Базарлы Матактан Алинә Шәйхетдиноваларның чыгышлары кызыклы һәм эчтәлекле булды.
Конференциядә катнашучылар мәктәп музеенда иске сәгатьләрдән торган яңа экспозицияне карадылар. Музейда экскурсияне 10 класс укучысы Анжелина Андреянова, Кристина Бакашева һәм Алена Пигалевалар үткәрде. Спас районы архив бүлеге җитәкчесе Рузания Низамова туган як тарихы турында сөйләде, архив документларына нигезләнеп чыгарылган әдәбият белән таныштырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев