Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Стажировканы – Англиядә

Үзе белем биргән телдә сөйләшә торган илдә булып кайту - һәр укытучының хыялы. Махсус конкурсларда, семинарларда катнашып, үзенең һөнәри осталыгын даими камилләштереп торган, эшендә шактый югары уңышларга ирешкән укытучыларга бүген андый мөмкинлек бирелә.

Марина Курзаева,
1нче урта мәктәпнең инглиз теле укытучысы.
Узган елның сентябрь аенда "Татарстан Республикасы өчен инглиз теле" проекты старт алды. Аның ярдәме белән без ел әйләнәсендә квалификацияне EF-English дистанцион мәктәбендә күтәрә алдык һәм бу мөмкинлектән мин дә файдаландым. Ә агымдагы елның март аенда бу проект кысаларында ТР хөкүмәтенең "Алгарыш-2012" грантына дәгъва итүчеләргә конкурс игълан ителде. Анда катнашу өчен EF онлайн-мәктәбендә уңышлы укыган һәм үзенең һөнәри осталыгын Бөекбритания һәм АКШта күтәрергә максаты булган укытучылар чакырылды.
Мин дә үз көчемне сынап карарга теләп, тиешле документлар һәм катнашуга гаризаны җибәрдем. Апрель аенда әңгәмәгә чакыру килде. Анда конкурсантларга грантка дәгъва итүчеләрне сайлап алу комиссиясе алдында инглиз телендә үзе турында, үзенең һәм укучыларының ирешкән уңышлары турында сөйләргә кирәк булды. Әңгәмә нәтиҗәләре буенча мин конкурсның башта ярымфиналына, аннары финалына да чыктым.
Июль аенда миңа Бөекбританиягә барып, дүрт атна дәвамында Кембридж шәһәрендә бу конкурста уңышлы чыгыш ясаган хезмәттәшләрем белән бергә стажировка үтәргә кирәк булачак. Без бу чорда инглиз теле буенча шөгыльләнеп, белем бирү алымнарын өйрәнергә һәм, билгеле инде, мин һәрвакыт барырга хыялланган бу ил белән танышырга тиешбез. Илнең башкаласы Лондонда да булып кайтырбыз дип өметләнәм.
Инглиз теле мохитен тулысынча өйрәнү өчен, мөгаен, гаиләләрдә яшәрбез. Алдан ук бу тәҗрибәнең бик кызыклы булачагын уйлыйм, ә иң мөһиме - һәр укытучыга үзенең тел белемен камилләштерергә һәм илнең мәдәни-тарихи традицияләрен, көнкүреш шартларының үзенчәлекләрен өйрәнергә кирәк. Боларның барысы да киләчәк эшебездә кирәк булачак дип уйлыйм.
Төрле дәрәҗәдәге конкурсларда катнашу, һичшиксез безнең алда зур перспективалар ача. Шуңа күрә укучыларымны да бу эшкә җәлеп итәргә тырышам. 1нче урта мәктәптә унҗиденче ел эшләү дәверендә минем укучыларым инглиз теле буенча үткәрелгән төрле конкурсларга катнаштылар. Мәсәлән, Юлия Филиппова белән Азалия Бакирова "Телләргә чикләр юк" район конкурсында җиңеп чыктылар, ә Азалия моннан тыш "Инглизчә сөйләшәбез һәм җырлыйбыз" республика конкурсының сайлап алу турында катнашты. Өлкән класс укучылары Бөек Җиңүнең 65 еллыгына һәм Химия елына багышланган хәрби тематика тәрҗемәләренең республика конкурсында катнаштылар. Бу уку елында 7А класс укучылары шулай ук EF компаниясе үткәргән "Global English Challenge" халыкара онлайн конкурс-тестында катнашырга гариза биреп, сертификат алдылар. Дүртенче класс укучылары Ксения Миронова, Аида Сафина һәм Ангелина Степанчева "ЭМУ-белгеч" конкурсында яхшы нәтиҗә күрсәттеләр.
Боларның барысы да мактауга лаек, чөнки инглиз теле - халыкара аралашу теле, һәм, минемчә, аны һәр кеше өйрәнергә тиеш. Ә безнең мәктәптә яңа уку елыннан бишенче класстан башлап бу телне тирәнтен өйрәнүне кертергә тиешләр. EF мәктәбе базасында Кембриджда үткән практикам миңа бу эштә ярдәм итәр дип ышанам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев