Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Стартка чыктылар

Кузнечиха урта мәктәбендә көзге кросс үткәрделәр. Яшь хәбәрчеләр түгәрәге әгъзасы Айсылу Исмәгыйлева хәбәр итүенчә, ГТО нормаларын тапшыруны күздә тотып оештырылган әлеге чарада катнашучыларның күбесе үзләренең физик яктан яхшы әзерләнгән булуын күрсәтте. Мәсәлән, Роза һәм Нарек Григорян үз яшьтәшләре арасында йөгерү буенча нормативны үтәделәр. Беренче класс укучысы Вадим Симанов 6-8 яшьтәгеләр...

Кузнечиха урта мәктәбендә көзге кросс үткәрделәр.
Яшь хәбәрчеләр түгәрәге әгъзасы Айсылу Исмәгыйлева хәбәр итүенчә, ГТО нормаларын тапшыруны күздә тотып оештырылган әлеге чарада катнашучыларның күбесе үзләренең физик яктан яхшы әзерләнгән булуын күрсәтте. Мәсәлән, Роза һәм Нарек Григорян үз яшьтәшләре арасында йөгерү буенча нормативны үтәделәр. Беренче класс укучысы Вадим Симанов 6-8 яшьтәгеләр арасында дистанцияне беренче булып үтте. Шулай ук Константин Комраков, Роман Липатов, Андрей Пугачев, Дарья Терехина, Максим Борзихин, Инсаф Минхәсәпов һәм Илназ Ибраһимовның нәтиҗәләре дә куандырырлык.
Бу көнне укучыларның кәефе күтәренке иде. Саф һавада йөгерү сәламәтлек өчен дә бик файдалы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев