Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Спас районында мәктәп һәм балалар бакчаларын яңа уку елына кабул итәләр

Районның барлык уку йорттларын 15 августка кадәр тикшереп чыгачаклар.

Яңа уку ел алдыннан Спас районы мәктәпләре һәм балалар бакчаларының хәзерлеген тикшерү башланды.

8нән 15 августка кадзр мәгариф бүлеге, администрация, ЮХИДИ, МЧС вәкилләреннән торган махсус комиссия барлык уку йортларын тикшереп чыгарга тиеш.

Спас районында 21 мәктәп, 19 балалар бакчасын, Спас тармак технологияләре техникумын, балалар сәнгать мәктәбен, “Олимп” спорт мәктәбен, “Витязь” яшүсмерләр клубын, шулай ук өч өстәмә белем бирү мәктәбен – Балалар иҗат йортын, “Регата” балалар техник иҗаты станциясен, балалар савыктыру-белем бирү мәктәбен тикшеререгә кирәк.

Беренче эш көнендә комиссия Бураково, Көек, Әҗмәр, Вожи, Полянка һәм Танкеевка мәктәпләрен, Әҗмәр, Вожи, Куралово, Танкеевка, Балымер, Полянка, Приволжск, «Антошка», «Колосок» балалар бакчаларын һәм Спас тармак технологияләре техникумын карап чыкты

Тикшерү барышында санитария нормалары һәм таләпләре, янгын куркынычсызлыгы таләпләре үтәлешенә, мәктәп кабинетларның белем бирү өчен җиһазландырылуына, террорчылыктан саклану шартларын булдыруга аерым игътибар бирелә.

Реклама

Тикшерү нәтиҗәләре буенча комиссия акт төзи.

Ачыкланган җитешсезлекләр юк ителгәннән соң, тикшерү яңадан үткәрелә.

“Яңа уку елына хәзерлек график нигезендә бара. Тикшерү барышында ачыкланган вак-төяк җитшсезлекләр тиз арада бетерелергә тиеш” – дип билгеләп үтте Спас районы мәгариф бүлеге җитәкчесе Алескандр Ермилин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев