Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Спас районында иң яхшы әйдаман сайланды

Конкурста җиде кеше катнашты.

Кичә Никольск авылы мәдәният йортында “Иң яхшы вожатый” республика конкурсының муниипаль этабы узды. Бәйгедә конкурсның беренче этабында җиңү яулаган җиде әйдәман катнашты.

Конкурста катнашучылар – беренче һәм икенче урта мәктәп, санаторий интернат-мәктәбе, Антоновка, Ким, Никольск һәм Иске Рәҗәп мәктәпләре вәкилләре.

Вожатыйларга дүрт сынау узарга туры килде. Алар үзләренә презентация ясадылар, биремнәр башкардылар, балалар хәрәкәтенең хокукый мәсәләләре турында сорауларга җавап бирделәр һәм “Вожатый концерты” дигән иҗади номер күрсәттеләр.

Конкурс нәтиҗәләре буенча, беренче мәктәп укучысы Ольга Шишкина беренче урынга чыкты, ә икенче мәктәптән Ксения Хөснетдинова абсолют җиңүче дип табылды. Ксения безнең район исеменнән конкурсның республика этабында чыгыш ясаячак.

Бәйге турында тулырак газетабызның 28 гыйнварда чыгачак санында укый аласыз.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев