Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Сез нинди һөнәр сайладыгыз?

    Мәктәпне тәмамлаучы укучыларның хәзер бик җаваплы вакытлары. Алар имтиханнарны уңышлы гына тәмамлап чыкканнан соң, кайсы югары уку йортына керергә дигән уй белән яшиләр. Егетләр һәм кызлар нинди һөнәрләргә өстенлек бирә икән?

    Регина Фәритова (Танкеевка авылы):
    - Тугызынчы классны уңышлы тәмамлаганнан соң, мин техникумга укырга керергә булдым. Үземә бухгалтерлек һөнәре сайладым.
    Документларны Казандагы ике уку йортына бирдем. Халыкара сервис колледжында тестны уңышлы үтеп, кирәк кадәр балл җыйдым. Ә менә сәүдә - икътисад техникумында рус теле һәм математика буенча имтихан тапшырдым. Аның нәтиҗәләрен шактый озак көтәргә туры килде, әлбәттә, бик дулкынландым. Һәм менә шушы көннәрдә Интернеттан укырга кабул ителүчеләр арасында үз фамилиямне күреп, чиксез шатландым. Апам да шушы техникумны бетерә, соңгы елын укый. Әти - әнием дә бу һөнәрне сайлавымны хупладылар. Бухгалтер һөнәре минем киләчәк тормышымда бик кирәк булыр, дип уйлыйм.
    Раил Таҗиев (Үрнәк):
    - Бердәм дәүләт имтиханнарында мин 203 балл җыйдым. Миңа табиб һөнәре бик ошый, ләкин медицина университетына укырга керү өчен химия һәм биологиядән җыйган баллар җитмәде. Документларны КХТИның полимерлар факультетына һәм КФУның биология факультетына тапшырдым. Бюджет бүлегенә эләгә алсам яхшы булыр иде, түләп укуы кыйммәткә төшә. Институтка керә алмасам, техникумга кереп карыйм. Ә хәзерге вакытта әти - әнигә терлек азыгы хәзерләүдә ярдәм итәм.
    Анастасия Пугачёва (Кузнечиха авылы):
    - Мин спорт белән шөгыльләнергә яратам. Шуңа күрә ике дә уйлап тормыйча, документларны Тәтеш педагогия техникумына тапшырдым. Мин физкультура укытучысы булачакмын. Ә хәзергә биологиядән тест үтәргә һәм физик хәзерлек буенча нормативлар тапшырырга хәзерләнәм. Көн саен кичләрен өч километр араны йөгерәм. Уку бюджет нигезендә, колледжның тулай торагы да бар. Монда дүрт елга якын укырга кирәк. Сайлаган һөнәремне яратып башкарырмын дип уйлыйм.
    Сөмбел Гафиятуллина (Болгар):
    -Мин кечкенәдән медик һөнәрен яраттым, шуңа күрә документларны Казан медицина университетының дәвалау факультетына тапшырдым. Имтиханда алган баллар начар түгел. Төп фәннәрдән тыш, химия һәм биологиядән дә имтиханнар бирдем. БДИ формасындагы имтиханнарны тапшыру кыен булып күренсә дә, икенче яктан уңайлы - аны аттестат өчен дә, югары уку йортына керү өчен дә бер тапкыр гына тапшырасың. Укырга керүнең нәтиҗәсе әлегә билгеле түгел, ләкин мин яхшы нәтиҗәгә өмет итәм.
    Мария Спиридонова (Отрада):
    -Мин быел Никольск мәктәбенең тугызынчы классын тәмамладым. Имтиханнарны уңышлы гына тапшырып чыктым һәм Спас тармак технологияләре техникумына укырга керергә булдым. Укуы бушлай, өйгә дә якын. Бу бик зур нәрсә.
    Мин пешерергә бик яратам. Бигрәк тә тортлар һәм пироглар тәмле килеп чыга. Шуңа күрә мин җәмәгать туклануы технологы белгечлеген сайладым. Укуымны тәмамлагач, һөнәрем буенча эшкә урнашырмын дип хыялланам.
    Игорь Синицын (Никольск):
    -Мин документларны Казан федераль университетының югары информацион технологияләр мәктәбенә бирдем. Программист булырга хыялланам. Хәзер түземсезләнеп нәтиҗәләрне көтәм. Барысы да уңышлы барып чыгар дип ышанам. Үземнең яраткан һөнәрем буенча белем алсам, яхшы белгеч чыгар дип өметләнәм.
    Игорь Жилков (Отрада авылы):
    - Мин кечкенәдән үк техника белән мавыгам. шуңа күрә автомеханик һөнәрен сайлап, Спас тармак технологияләре техникумына укырга кердем. Хәзер күп кешенең шәхси машиналары, тракторлары бар, аларның барысын да ремонтларга кирәк. Шуңа күрә эшсез калмам дип уйлыйм.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: