Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Радио белән кызыксыналар

Балалар иҗат йорты каршында оешкан "Радио дөньясы" түгәрәге яңа уку елы башыннан үз эшен дәвам итте.

Әлеге түгәрәк эшчәнлеге турында безнең газетада язылган иде инде. Ул радиотехника, радиоэлемтә, компьютер технологияләре өлкәсендә белемнәрен арттырырга теләге булган өлкән класс укучыларын берләштерә. Быел түгәрәк җитәкчесе Сергей Козлов балалар белән бергә радиоэлемтә, Морзе әлифбасы серләрен өйрәнү белән бергә, радиоконструкторлык эшен үзләштерүне дә максат итеп куйган.
Түгәрәккә йөрүче малайлар инде байтак җиңүләргә дә ирешкән. Мисал өчен, быел алар Россия һәвәскәр радиосөючеләр берлеге грантын откан. Бу акчага заманча һәвәскәр радиостанция сатып алынган. Әлеге станция ярдәмендә бөтен дөнья белән элемтәгә керергә була. Радиосөючеләрнең алган дипломнары да җитәрлек. Радиостанция командасы кыска дулкынлы радиоэлемтә буенча Татарстан чемпионатында беренче урынны алган, кадетлар мәктәп-интернат укучылары Алексей Игонин, Владислав Воробьев һәм Артем Ислановка тантаналы линейкада медальләр тапшырылган. Октябрь аенда бу малайлар, шулай ук аларның сабакташы Даниил Потапов тиешле әзерлек узганнан соң Россия һәвәскәр радиосөючеләр берлегенең Казан Федераль университеты каршындагы региональ бүлегенә барып, радиосөючеләр хезмәте операторларының квалификация имтиханнарын уңышлы тапшырдылар. Әйтергә кирәк, бу укучылар Болгар шәһәренең рәсми рәвештә теркәлгән беренче радиосөючеләре санала. Аларның үз позывнойлары бар, халыкара эфирга чыгу хокукы бирелгән.
- Безнең берләшмәгә өлкән радиосөючеләр төрле аппаратуралар, комплектлаучы детальләр белән ярдәм итәләр, - ди Сергей Павлович. - Быел район җитәкчеләренең дә ярдәмен тойдык. Бирелгән акчага өч диапазонлы кыска дулкындагы антенна, аны җайлау һәм идарә итү өчен аппаратура сатып алдык. Булышып, хәлебезне белеп торганнары өчен без район башлыгы Камил Нугаевка, мәгариф бүлеге җитәкчесе Александр Ермилинга һәм безнең проблемаларны чишәргә ярдәм иткән һәр кешегә дә рәхмәтебезне белдерәбез. Радионы яраткан һәр кешене дә үзебезнең берләшмәгә чакырабыз!
Шунысын да әйтергә кирәк, Сергей Козлов Россия радиосөючеләр берлегенең (Мәскәү) җирле бүлек рәисе. Әлеге берлек Спас, Аксубай, Әлки, Нурлат районнары радиосөючеләрен дә берләштерә. Берлекнең үзәге, әлбәттә инде, Болгарда урнашкан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев