Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Уку елын ничек каршылыйбыз?

    Беренче сентябрьне, ягъни Белем көнен, без барыбыз да зур дулкынлану белән көтәбез. Җәйге каникуллар тәмамланып, төрле тәэсирләр белән балалар иптәшләре белән очрашуга әзерләнәләр. Яңа уку елы башлануын балалар, укытучылар, ата-аналар нинди тәэсирләр белән көтәләр икән?

    Надежда Власова, техник хезмәткәр (Полянка авылы):
    - Быел улым урта мәктәпне тәмамлап, аттестат алды һәм документларын Казан авиация колледжына тапшырды, ә кызым җиденче класска бара. Яңа уку елына без тулысынча әзер. Балаларга кирәк булган бөтен киемнәрне, хәтта көзгеләрен дә алдык. Киемнәр алырга шактый акча китте. Без бит шул балаларны киендерү өчен эшлибез дә. Үз хуҗалыгыбыз тормышны алып барырга җитә, бакчабыздан әйбәт уңыш алабыз.
    Улыбызны бюджет бүлегенә алырлар дип өмет итәбез. Ул компьютерлар белән эшләргә ярата, теләгән һөнәрен алып чыгып, яхшы гына эшкә урнашыр, дип ышанабыз. Кызыбыз да классташлары белән очрашуны түземсезлек белән көтә.
    Елена Ермолаева, Бураково урта мәктәбе директоры:
    -Быел безнең мәктәпкә капиталь ремонт ясалды, иске тәрәзә рамнары пластикка алыштырылды, җылылык, канализация һәм су торбалары, мәктәп түбәсе тулысынча алыштырылды, мәктәп эчендә санузел ясалды. Спорт залын да тулысынча яңарттык, стеналарын буяп, идәнен алыштырдык. Кабинетлар, актлар залы бөтенләй икенче төс алды. Ремонт эшләре алып барган "Суар Б" оешмасы эшчеләренә, бигрәк тә укытучыларга һәм техник хезмәткәрләргә бик зур рәхмәт.
    Безнең мәктәпкә берничә - Куралово, Ярдәм, Екатериновка, Әҗмәр авылларыннан балалар йөреп укый, мәктәптә барлыгы 80 укучы белем ала. Балалар кайнар аш белән тәэмин ителә. Мәктәп яны участогыннан җыеп алынган уңыш ашларны төрләндерергә ярдәм итәчәк. Кырыклап банка кыяр һәм помидор тозлап куйдык, башка яшелчәләр дә мул уңыш вәгъдә итә.
    Кыскасы, без үзебезне безнең шартларда үстерелгән бөтен азык-төлек белән тәэмин итәргә тырышабыз.
    Беренче сентябрьдә балалар танымаслык булып үзгәргән мәктәпкә укырга киләчәк, бу барыбыз өчен дә зур шатлык.
    Алена Романова, Ким урта мәктәбенең 11 класс укучысы:
    - Мин бүген үк мәктәпкә барырга әзер. Классташларны, укытучыларны, мәктәп тормышын бик сагындым. Бу уку елы бик җаваплы булачак, ел буе тырышып укырга, киләчәктә югары уку йортына керү өчен барысын да эшләргә тырышачакмын. Кем булырга, дигән сорауга әлегә өзеп җавап бирә алмыйм, әле вакыт бар, тора-бара билгеле булыр. Әдәбият буенча тиешле китапларны укып чыктым. Мәсәлән, Михаил Булгаков, Максим Горький, Андрей Платонов әсәрләре белән таныштым. Аннары Казанда булып кайттым, монда истәлекле урыннар белән танышып йөрдем, шәһәр миңа бик ошады. Калган вакыт эчендә ял итеп, көч җыеп мәктәпкә җыеначакмын.
    Мария Т. (Болгар):
    -Минем кызым быел икенче класска укырга бара. Каникуллар вакытында ул үсеп китте, шуңа күрә киемнәрнең яңасын алырга туры килде. Дөрес, үткән ел шактый кыйммәткә алган рюкзагы әйбәт, шуның белән бераз экономия ясадык.
    Мәктәпкә әзерләнүне мин көтеп алам. Кызыма уңайлы, матур, әйбәт киемнәр алырга тырышам. Казандагы кибетләрдән җаның теләгәнне сатып алырга була.
    Быелгы җәй безнең өчен истәлекле булды, кызым белән Кара диңгездә ял итеп кайттык. Су коендык, кызындык, сәламәтлекне ныгыттык.
    Кызым мәктәпне, классташларын, укытучыларны бик сагынды, укырга барасы килә. Ул яңа көч белән укырга тотыныр, дип ышанам...
    Марина Төхвәтуллина, Аграмак төп мәктәбенең музыка укытучысы:
    -Мин мәгариф системасында чирек гасыр эшлим. Мәктәпне, балаларны яратам һәм уку елы башлануын түземсезлек белән көтәм.
    Музыка дәресләре үткәрү өчен минем кабинетта кирәк булган бөтен уен кораллары бар, моның өчен мәктәп администрациясенә зур рәхмәт. Быел мин дипломлы укытучы булдым.
    Ә җәй көне күбрәк бакчада эшләдем, җиләкләрдән төрле вареньелар ясадым. Суыткычка туңдырып та куйдым. Кыяр, помидор тозладым. Әлбәттә, бакчадагы уңыш шатландыра, ә менә андагы күз явын алырлык чәчәкләр күңелләрне тынычландырып, җанга тынычлык бирә.
    Калган вакыт эчендә балалар һәм оныклар белән Казанга барырга исәпләп торабыз. Башкаланың истәлекле урыннары белән танышып, кибетләрдә йөреп кайтасы килә. Мин үзем бик тәэсирчән кеше, тормышның уңай якларын гына күрергә тырышам. Минем девиз: "Мәктәпкә - яхшы кәеф белән килергә!" Балалар алдында бервакытта да авыр хисләр белән күренергә ярамый.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: