Проектка кушылдылар
Райондагы гомуми белем бирү учреждениеләре коллективлары 1 октябрьдә старт бирелгән “Укучының мәдәни нормативы” Бөтенроссия мәдәни-белем бирү проектын тормышка ашыруга кереште.
Бураково мәктәбендә, мәсәлән, акцияне Көек авылындагы Абдулла Алиш музеенда башладылар.
5нче һәм 8нче класс укучылары музей һәм китапханә җитәкчесе Нурия Мингалиеваның язучының тормышы, аның биографиясендәге кызыклы фактлар турында сөйләгәннәрен игътибар белән тыңладылар.
Укучылар үзләренең батыр якташлары белән чиксез горурланалар һәм аның белән бәйле истәлекләрне кадерләп саклыйлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев