Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Остазларыбызга рәхмәт

Кадет мәктәп-интернатының унбиш укучысы, шул исәптән мин дә, Батыр җәйге лагерында ял иттек. Көндәлек программа төрле булганлыктан, без вакытның ничек үткәнен дә сизмәдек. Мәсәлән, ике тапкыр музей-заповедникта, район архивында һәм эчке эшләр бүлегендә экскурсиядә булдык. Беренче тапкыр Приволжск авылындагы страусларны карарга бардык, ат асрау белән шөгыльләнгән клубта атка атланып йөрү...

Кадет мәктәп-интернатының унбиш укучысы, шул исәптән мин дә, Батыр җәйге лагерында ял иттек.
Көндәлек программа төрле булганлыктан, без вакытның ничек үткәнен дә сизмәдек. Мәсәлән, ике тапкыр музей-заповедникта, район архивында һәм эчке эшләр бүлегендә экскурсиядә булдык. Беренче тапкыр Приволжск авылындагы страусларны карарга бардык, ат асрау белән шөгыльләнгән клубта атка атланып йөрү бәхетенә ирештек.
Әлбәттә, Казанга экскурсиягә баруыбыз да онытылмас тәэсир калдырды. Биредә Җиңү паркында, Кол Шәриф мәчетендә, Бауман урамында, Раиф монастыренда булдык.
Көн сан тәрбиячеләребез безнең өчен төрле спорт уеннары, ярышлар оештырдылар. 1нче шәһәр мәктәбе укучылары белән үткәрелгән футбол матчы аеруча истә калды. Безнең команда аларны җиңүгә иреште.
Иделгә төшеп су коенулар үзе генә дә ни тора! Көннәр эссе торганлыктан, судан чыгасы да килмәде. Кыскасы, җәйнең беренче аен без күңелле үткәрдек һәм моның өчен остазларыбызга зур рәхмәт әйтәсе килә.
Данил ПОТАПОВ,
7 класс укучысы.
Болгар шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев