Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Онлайн форматта үтте

Педагогларның район методик берләшмәсе утырышы видеоконференция рәвешендә үтте.

“Колосок” балалар бакчасы тәрбиячеләре санлы технологияләр белән эш итүдә туплаган тәҗрибә белән уртаклаштылар. Учреждениесе җитәкчесе Татьяна Зуйкова балалар бакчасында мәктәпкәчә белем бирүнең сыйфатын һәм нәтиҗәлелеген арттыруда санлы технологияләрнең роленә зур бәя бирде. Утырышта катнашучылар игътибарына тәрбиячеләрнең балалар белән уен формасында оештырган дәресләрнең видеоролигын күрсәттеләр.

Тәрбияче Светлана Фәсхетдинова педагогик эшчәнлектә мәгълүмати-коммуникацион технологияләрне куллануның өстенлекләре турында сөйләде, бу юнәлештә туплаган бай тәҗрибәсе белән уртаклашты. Гөлсирин Хәйдарованың әзерлек төркемендәге балалар белән уздырган “Без инде зурлар, мәктәпкә илтә юллар” проекты, башка тәрбиячеләрнең чыгышлары утырышта катнашучыларда кызыксыну уятты.

Реклама

Мәктәпкәчә белем бирү методисты Светлана Никитина билгеләп үткәнчә, санлы технологияләр балалар бакчасына да үтеп керде. Санлы технологияләрдән файдалану балаларга белем һәм тәрбия бирүнең нәтиҗәлелеген арттыра, мөһим бурычларны хәл итү мөмкинлеген тудыра

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X