Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Мәктәп хәбәрләре

Тегү фабрикасына экскурсия Санатор мәктәп-интернатның беренче класс укучылары тегү фабрикасы эше белән таныштылар. Фабрикага беренче экскурсия барышында укучылар укытучы Венера Җуравлева җитәкчелегендә үзләре өчен күп яңа мәгълүмат алдылар. Мәсәлән, тегүче хезмәтенең бик җаваплы эш булуы, моның өчен сабырлык, пөхтәлек кебек сыйфатларга ия булырга кирәклеген аңладылар. Кием өлгеләрен кисү, детальләрне тегү,...

Тегү фабрикасына экскурсия
Санатор мәктәп-интернатның беренче класс укучылары тегү фабрикасы эше белән таныштылар.
Фабрикага беренче экскурсия барышында укучылар укытучы Венера Җуравлева җитәкчелегендә үзләре өчен күп яңа мәгълүмат алдылар.
Мәсәлән, тегүче хезмәтенең бик җаваплы эш булуы, моның өчен сабырлык, пөхтәлек кебек сыйфатларга ия булырга кирәклеген аңладылар.
Кием өлгеләрен кисү, детальләрне тегү, төймә урыннарын ясау, тегү машиналарының эшен балалар тын да алмый күзәттеләр.
Һәр балага бүләкләр тапшырылды
Изге Авраам чиркәве каршындагы якшәмбе мәктәбенең театр түгәрәгенә йөрүче укучылар "Чайка" социаль приюты балалары алдында концерт куйдылар.
Концерт программасына кергән Раштуа бәйрәме турында инсценировкада барлык рольләрне балалар бакчасына йөрүче нәниләр оста итеп башкардылар. Ә олырак яшьтәге балалар "Морозко" әкиятен сәхнәләштереп күрсәттеләр.
Кичә ахырында приютта тәрбияләнүче һәр балага бүләкләр тапшырылды.
Бөтенроссия олимпиадасы призеры
2нче мәктәпнең 11нче класс укучысы Владислав Мөхәммәтов тарих буенча Бөтенроссия олимпиадасының региональ этабында призер исемен алды.
Моңа кадәр ул тарих буенча мәктәп һәм район олимпиадаларында җиңү яулаган иде. Владиславка Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы тапшырылды, аның өчен бу инде өченче шундый бүләк. Быел ул конкурсның Мәскәү шәһәрендә үтәчәк финалына чыгарга өметләнә.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X