Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Минем яраткан укытучым

Нуриәхмәтова Әлфия, 7 сыйныф укучысы. Мәктәбебездә инде берничә ел буе "Сәламәт яшәү рәвеше" түгәрәге эшли. Бу түгәрәккә сыйныф җитәкчебез Вәлиәхмәтова Дания апа җитәкчелек итә. Ул бик сабыр, игътибарлы укытучы. Без елның төрле фасылларында табигатькә экскурсиягә чыгабыз, төбәкнең "Кызыл китабына" кертелгән төрле үсемлек, бөҗәкләр, хайваннар һәм кошлар белән танышабыз. Дару үләннәренең...

Нуриәхмәтова Әлфия,
7 сыйныф укучысы.
Мәктәбебездә инде берничә ел буе "Сәламәт яшәү рәвеше" түгәрәге эшли. Бу түгәрәккә сыйныф җитәкчебез Вәлиәхмәтова Дания апа җитәкчелек итә. Ул бик сабыр, игътибарлы укытучы.
Без елның төрле фасылларында табигатькә экскурсиягә чыгабыз, төбәкнең "Кызыл китабына" кертелгән төрле үсемлек, бөҗәкләр, хайваннар һәм кошлар белән танышабыз. Дару үләннәренең файдасы турында сөйләшәбез, аларны дөрес итеп җыярга өйрәнәбез. Үзебез якның хайваннар дөньясын да җентекләп өйрәндек.
Дания апа безне биология, химия фәннәреннән укыта. Аның үткәргән һәр дәресе миңа бик ошый, чөнки ул аларны кызыклы һәм мавыктыргыч итеп үткәрә белә.
Чәчәкле мәктәбе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: укытучы