Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Медальләр урынына

Билгеле булганча, 2013 елның 1 сентябрьдә чыккан Федераль закон нигезендә, яхшы укыган өчен мәктәпләрдә алтын һәм көмеш медальләр белән бүләкләү бетерелде. Мәгариф бүлеге җитәкчесенең укыту- методик эш буенча урынбасары Людмила Рыбакова сүзләренә караганда, быел җәй йомгаклау аттестациясен уңышлы үткән, 10 һәм 11нче классларда барлык фәннәрдән дә"бик яхшы" билгеләренә укучыларга отличнога...

Билгеле булганча, 2013 елның 1 сентябрьдә чыккан Федераль закон нигезендә, яхшы укыган өчен мәктәпләрдә алтын һәм көмеш медальләр белән бүләкләү бетерелде.
Мәгариф бүлеге җитәкчесенең укыту- методик эш буенча урынбасары Людмила Рыбакова сүзләренә караганда, быел җәй йомгаклау аттестациясен уңышлы үткән, 10 һәм 11нче классларда барлык фәннәрдән дә"бик яхшы" билгеләренә укучыларга отличнога тәмамлау турындагы аттестатлар тапшырыла.
Традицион алтын һәм көмеш медальләр урынына региональ хакимият вәкилләре отличникларны бүләкләү өчен үзләренең бонусларын булдыра алалар. Бик сәләтле укучыларны кызыксындыру өчен унберенче классны тәмамлаучыларга Татарстан Республикасында "Укуда аеруча зур уңышларга ирешкән өчен" медале белән бүләкләү турындагы Положение расланды. Бу медаль белән 10-11 классларда өйрәнә торган барлык фәннәрдән яртыеллык, еллык билгеләре "бик яхшы" булган һәм тапшыра торган барлык бердәм дәүләт имтиханнарыннан 75 һәм аннан да артыграк балл җыйган укучылар бүләкләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев