Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Күңелле атна

Күңелле атна барышында 1нче урта мәктәптә бик күп кызыклы һәм мавыктыргыч чаралар оештырылды.

Ул күптән түгел билгеләп үтелә башлаган халыкара бәйрәм - Кочаклау көнендә (День объятий) башланып китте. Бәйрәм ХХ гасырның җитмешенче елларында барлыкка килә. Традиция буенча, бу көнне хәтта таныш булмаган кешеләрне дә кочакларга мөмкин. Бу кәефне генә күтәреп калмый, тикшерүләр күрсәткәнчә, иммунитетны ныгыта, нерв системасын тынычландыра. Шулай итеп, бу көнне кешеләрнең күңеле күтәренке була.
Күңелле атна кысаларында Изге Валентин көне - Гашыйклар көненә багышланган бәйрәм дә үткәрелде. Бу бәйрәм аеруча яшьләр арасында киң таралган. Мәктәптә барлык тәнәфесләрдә музыка яңгырап торды, ә "валентинка" открыткаларын укучылар бер-берләренә иртән үк тапшыра башладылар. Бу күңел ачудан укытучылар да читтә калмыйча, укучыларыннан кечкенә бүләкләр кабул итеп, үзләре дә сувенирлар тапшырдылар.
Бантлар көне дә истә кала торган булды, укучылар да, укытучылар да киемнәрен, чәчләрен төрле зурлыктагы бантлар белән бизәделәр. Нәтиҗәдә төрле номинацияләрдә Гүзәл Галиева, Светлана Зенина, Татьяна Палагина җиңеп чыкты.
Күтәренке кәефкә яхшы билгеләр белән дә ирешеп булганга күрә, мәктәптә бишлеләр көне дә игълан ителде. Шулай итеп, яхшы укуның нинди зур әһәмияткә ия булуын барысы да тагын бер кат аңладылар.
Шул ук көнне "Бүген мин отличник!" дигән акция үтте, анда аеруча кече һәм урта яшьтәге укучылар актив катнашты.
Күңелле атнаның тагын бер көне "Җомга - чисталык көне" дигән девиз астында үтте. Аның нәтиҗәсе буенча һәр класста иң пөхтә малай һәм кыз билгеләнде. Жюри беренче чиратта, мәктәп формасын, чәчнең тиешле таләпләргә туры килүен күздә тотты.
Ә шимбә ирекле кием көне дип игълан ителгәнгә күрә, кагыйдәләрне үзгәртергә мөмкин булды. Бу көнне укучыларга теләсә нинди кием, хәтта өйдә киеп йөри торган кием киеп килергә рөхсәт ителде. Мәктәп төрле төсләргә күмелде, барысы да бик кызыксынып бер-берсенең киемнәрен тикшергәнлектән, дәресләргә дә артык игътибар бирелмәде. Шулай итеп, мәктәп формасының юкка гына кертелмәвенә тагын бер кат инандылар.
Бу атна күңелле дә, файдалы да үтте. Укучылар ял да иттеләр, шул ук вакытта дәресләрне дә калдырмадылар һәм төрле хәлләрдән үзләре өчен тиешле нәтиҗәләр ясадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: киңәшмә