Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Игътибарлы, таләпчән булды, һәр эшкә җаваплы карады...

Үсеп килүче буынга белем һәм тәрбия бирүгә утыз җиде ел гомерен багышлаган педагогия хезмәте ветераны Галина Погудинаның элеккеге укучылары бүгенге көндә Ижевскида, Тбилисида, Камчаткада, Тольяттида, Казанда һәм башка урыннарда яшиләр.

Гөлнара Виноградова,

2нче урта мәктәпнең тәрбия эше буенча директор урынбасары.

Галина Анатольевна безнең мәктәпкә 1961 елда, Казан дәүләт университетын тәмамлаганнан соң килгән. Башта Ким, Никольск мәктәпләрендә укучыларга белем биргән. Гаиләсе район үзәгенә күчкәннән соң, ул Куйбышев сигезьеллык мәктәбендә укыта башлый.

- Классларда 35-40ар бала укый иде, - дип искә ала Галина Анатольевна. - Ә укучылар мине беренче тапкыр коридордан үтеп барганда күреп: "Бик тиз йөри бу, кырыс булыр, ахры...", - дигәннәр.

Чынлап та шулай булып чыккан. Бик таләпчән укытучы материалны һәр укучыга аңлаешлы итеп сөйли белгән.

1981 елдан 1994 елга кадәр Галина Анатольевна укыту эше буенча директор урынбасары вазифасын башкара. Дәресләр расписаниесен бөтен нечкәлекләренә кадәр җиренә җиткереп ясавын мәктәптә әлегә кадәр искә алалар. Аны мөмкин булганча төгәлрәк, буш урыннар калдырмыйча төзү өчен төнге сәгать берләргә кадәр утырган чаклары да була.

Табигать тарафыннан бирелгән фикерләү сәләте дә Галина Анатольевнага эшендә ярдәм итә. Ул укучыларга яңа материалны аңлатуның заманча алымнарын күздә тотып эш итә. Нәтиҗәдә яңа материал һәр укучының хәтерендә кала.

Ә аның мавыгулары турында бик кызыклы хикәя язып булыр иде.

Галина Анатольевнаның иң яраткан шөгыле - матур гөлләр үстерү. Тәрәзә төпләрендә 17 төр миләүшә, 9 төр глоксиния үсеп утыра. Моннан тыш, башка гөлләре дә җитәрлек. Йорт яны бакчасы да яздан алып көзгә кадәр аллы-гөлле, хуш исле чәчәкләргә күмелгән була. Хуҗабикәнең тырышлыгы нәтиҗәсендә һәр кеше сокланырлык бакча барлыкка килгән.

Моннан тыш, ул чигәргә ярата. Беренче тапкыр бишенче класста укыган чагында чигеп карый. Аның алтын куллары белән чигелгән бихисап эшләрдә чәчәкләр, агачлар, кешеләр җанлы әйберләр кебек тоела. Аларны Галина Анатольевна беркайчан да сатмый, дусларына, таныш-белешләренә, туганнарына теләп бүләк итә.

Бүгенге көндә лаеклы ялда булса да, эш-мәшәкатьләре бик күп. Яраткан шөгыле, балалары, оныклары, укытучы Галина Анатольевна Погудинаның игътибарына мохтаҗ булган элеккеге укучылары булганда моңсуланып утырырга вакыт калмый.

Яңа уку елы башланыр алдыннан ул һәр укытучыга үсеп килүче буынга белем бирү эшендә зур уңышлар тели. "Укучыларга һәрвакыт игътибарлы, чамасы белән таләпчән һәм кырыс булыгыз, үз бурычларыгызга җаваплы карагыз һәм иң мөһиме - балаларны яратыгыз. Шул очракта гына алар сезгә чын мәхәббәт һәм ихтирам белән җавап бирер. Барыгызга да чын күңелдән нык сәламәтлек, гаилә бәхете телим".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев