Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Игелекле остазыбызга зур рәхмәт!

22 май көнне безнен Чәчәкле төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары һәм укытучылары башкалабыз Казан шәһәренә Галиәсгар Камал исемендәге театрга экскурсиягә бардык. Гаяз Исхакыйның «Курчак туе» дигән драмасы безнең күңелдә әйтеп бетергесез тәэсир калдырды. Безнең балаларны башкалага чакырып, тәмледән-тәмле ризыклар белән сыйлаучы, Казан буйлап сәяхәт оештыручы, театрның күренекле артистлары белән...

22 май көнне безнен Чәчәкле төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары һәм укытучылары башкалабыз Казан шәһәренә Галиәсгар Камал исемендәге театрга экскурсиягә бардык. Гаяз Исхакыйның «Курчак туе» дигән драмасы безнең күңелдә әйтеп бетергесез тәэсир калдырды. Безнең балаларны башкалага чакырып, тәмледән-тәмле ризыклар белән сыйлаучы, Казан буйлап сәяхәт оештыручы, театрның күренекле артистлары белән очраштыручы - ул безнең элеккеге мәктәп директоры, хәзерге вакытта олуг профессор Әнвәр Нуриәхмәт улы Хуҗиәхмәтов. Ул гади укытучыдан башлап, үз тырышлыгы белән югары дәрәҗәгә ирешкән кеше: педагогика фәннәре докторы, профессор, РАГН академигы, Россиянең һәм Татарстанның атказанган укытучысы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Россия Федерациясенең югары профессиональ белем бирү тармагының атказанган хезмәткәре, Татарстан Республикасының Каюм Насыйри, Муса Җәлил, Дамир Сираҗиев исемендәге дәүләт премияләре лауреаты, галим-новатор.
Чәчәкле төп гомуми белем бирү мәктәбе укытучылар коллективы, укучылар, ата-аналар исеменнән Әнвәр Нуриәхмәт улы Хуҗиәхмәтовка чын йөрәктән олы рәхмәтебезне белдерәбез. Безне һәм балаларны сөендергән өчен сезгә нык исәнлек, кыядай ныклык, бәрәкәтле гомер, бәхетле тормыш телибез.
Ризидә Хәйруллина,
рус теле һәм әдәбияты укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев