Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Җиңүчеләр һәм призерлар

Полянка урта мәктәбенең 3 класс укучысы Валерия Масинага татар теле буенча Халыкара дистанцион олимпиаданың җиңүчесе дипломы тапшырылды. Россия һәм чит илләр белем бирү учреждениеләренең 2-4 класс укучылары өчен уздырылучы әлеге олимпиадада катнашу өчен тест биремнәрен үтәргә кирәк. Валерия тест сорауларына төгәл җавап биргән. Укучының әлеге бәйгедә җиңүендә татар теле һәм...

Полянка урта мәктәбенең 3 класс укучысы Валерия Масинага татар теле буенча Халыкара дистанцион олимпиаданың җиңүчесе дипломы тапшырылды.
Россия һәм чит илләр белем бирү учреждениеләренең 2-4 класс укучылары өчен уздырылучы әлеге олимпиадада катнашу өчен тест биремнәрен үтәргә кирәк. Валерия тест сорауларына төгәл җавап биргән.
Укучының әлеге бәйгедә җиңүендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Минзия Сафиуллованың да өлеше зур.
* * *
Өчкүл урта мәктәбенең 1 һәм 8 класс укучылары Олеся Мамедова белән Ксения Шулдякова Бөтенроссия дистанцион иҗат конкурсларында катнашып беренче урыннарны алдылар.
Беренче класс укучысы "Минем кадерле әнием" конкурсында ("Әниләр өчен бүләк" номинациясе) уңышка иреште. Олеся төсле кәгазьдән оригиналь кул эше әзерләп җиңү яулады. Әлеге номинациядә сигезенче класс укучысы Елена Мошкова икенче урынны алды: ул конкурска джинс кисәкләреннән тегелгән келәм тәкъдим итте.
Ә менә Ксения 5-8 класс укучылары арасында "Яңа ел могҗизалары" конкурсында ("Яңа ел бүләге номинациясе") барысыннан да өстен чыкты. Икенче урын исә беренче класс укучысы София Мурзуковага бирелде. Атлас тукыма һәм төсле кәгазьдән ясалган чыршыга жюри югары бәя бирә.
Әлбәттә инде, конкурсларда җиңүләре өчен балалар үзләренең укытучылары Евгения Сидорова белән Надежда Борискинага бик рәхмәтле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев