Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Иң яхшы, иң оста җәмәгать тәрбиячеләре

Җәмәгать тәрбиячеләренең район конкурсында коррекция мәктәп-интернатының башлангыч сыйныф укытучысы Нина Алексеева җиңүче булды.

Әлеге мәктәп базасында үткән бәйгедә шулай ук Ирина Ергачева (1нче мәктәп), Надежда Перегудова (2нче мәктәп), Марина Шмырина (тармак технологияләре техникумы), Сергей Ярошевич (кадетлар мәктәп-интернаты) катнашты.
Конкурсантлар җәмәгать тәрбиячеләре сыйфатында шәхси планнарын якладылар, яраткан шөгыльләре турында сөйләделәр, үз-үзләренә презентация ясадылар. Аларга җанатарлар да көч биреп торды, тәнәфес вакытларында укучылар чыгыш ясады.
- Бүген сезнең чыгыш матур тәэсирләр калдырды, - диде конкурсантларга мөрәҗәгать итеп район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Елена Афоньшина, - барыгыз да мактауга лаек. Балалар һәм яшүсмерләрнең тормыш позициясен формалаштыруда җәмәгать тәрбиячеләренең роле әйтеп бетергесез зур. Укучыларның тормышын тагын да кызыклырак һәм мавыктыргыч итәргә омтылуыгыз, тырышып укырга, һәрчак үрнәк булырга чакыруыгыз күп нәрсәләр турында сөйли. Очраклы кеше болай булдыра алмый…
Марина Шмырина белән Надежда Перегудова да призлы урыннарга чыгып, икенче һәм өченче урыннарны алдылар.
Конкурсантларга дипломнар һәм рәхмәт хатлары тапшырылды.
Рәсемнәрдә: өстә Н.Алексеева; аста сулдан уңга Н.Перегудова, И.Ергачева, С.Ярошевич, М.Шмырина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев