Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Эшләргә өйрәтә

Любовь Анатольевна Лихачёва коррекция мәктәп-интернаты коллективында олы хөрмәт казанган кеше. Ул монда егерме елдан артык эшли, аның эше укучыларның социаль иминлеген саклау һәм үстерүгә юнәлдерелгән. Аралашу дәресләре, "түгәрәк өстәл" утырышлары, фикер алышулар, әңгәмәләр, консультацияләр - класс җитәкчесе буларак, ул бу алымнарның барысын да куллана. Педагог балаларны кешеләр белән аралашу культурасына,...

Любовь Анатольевна Лихачёва коррекция мәктәп-интернаты коллективында олы хөрмәт казанган кеше.

Ул монда егерме елдан артык эшли, аның эше укучыларның социаль иминлеген саклау һәм үстерүгә юнәлдерелгән. Аралашу дәресләре, "түгәрәк өстәл" утырышлары, фикер алышулар, әңгәмәләр, консультацияләр - класс җитәкчесе буларак, ул бу алымнарның барысын да куллана. Педагог балаларны кешеләр белән аралашу культурасына, үз-үзеңне тоту тәртипләренә өйрәтә.

Реклама

Любовь Анатольевна шулай ук авыл хуҗалыгы хезмәте дәресләре алып бара һәм өч гектар җир биләгән мәктәп яны участогына җитәкчелек итә. Алар моннан ел саен мул уңыш алалар. Бу ел да уңышлы булган: барлыгы 800 килограмм кишер, 500 - чөгендер, шуның кадәр үк кәбестә, 200әр килограмм ташкабак һәм кыяр, 150 килограмм татлы борыч җыйганнар. Бу кадәр яшелчәләр мәктәп ашханәсенә дә җиткән, артып калган өлешен халыкка да сатканнар.

Болар барысы да Любовь Анатольевнаның тырышлыкка, хезмәт сөяргә өйрәткән укучыларының эш нәтиҗәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X